Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә " 9 декабрь-Ватан геройлары көне" дигән күргәзмә куелды.
Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре катнашында "Коррупциягә юк” темасына әңгәмә үткәрелде.
8 декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең максаты - халыкка коррупция төшенчәсенең тормыштагы ролен һәм аңа каршы көрәш ысулларын аңлату иде.
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 8 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Изгелек эшлә, яхшылык кыл” исеме астында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Балалар әңгәмә уңаенда кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәненә төшенделәр.
10 декабрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең бакча данын тәрбиячебез – Давлетшина Р.Н. яклады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.,ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары Якупова Р.З. бәяләделәр.
9 декабрь көнне, Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин,Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.
7 , 8 декабрь көннәрне Максабаш авылы мәдәният йортында 2020 елга үзара салым акчасын җыю буенча гражданнар җыелышы узды.
Җыенда Теләче муниципаль районын оештыру бүлеге башлыгы Яруллин Р.Н. һәм Теләче районының башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Хадиев И.Т. катнаштылар. Ю.Кибәхуҗа җирлеге башлыгы Махмутов Ф. Р. үзара салым акчасына 2019 елда башкарылган эшләр хакында таныштырды. Җыелачак үзарасалым акчасына эшләнәчәк эшләр турында сөйләде. Очрашу барышында Максабаш авылы халкы үзен борчыган сорауларны җиткерде.
Әлеге чарада Теләче районы “Сердәш” халык театры коллективы бәйгенең дипломы һәм истәлекле бүләк белән, ә райондашыбыз Флүзә Гәләвиева “Икенче планда иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә бүләкләнделәр.
Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтелде . 7 ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре бу темага” Без ришвәтчелеккә каршы” – дигән исем астында яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Коррупция-илнең барлык гражданнарына да кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад күтәрелеш кичергән дәүләттә яшәү турында хыялланабыз.Шушылар турын да яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.