Җыелышта Теләче муниципаль районы администрациясенең оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. һәм Баландыш хуҗалыгы корпоративы җитәкчесе Низамов М.Х. катнашты. Җыелышта Баландыш авыл җирлегендә 2018-2019 елларда үзара салым буенча эшләгән эшләре турында авыл җирлеге үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук Яруллин Р.Н. һәм Низамов М.Х. чыгышлары тыңланды, авыл халкын борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелде. Ахырдан халыкка Урта Мишә авылы үзешчәннәре тарафыннан Р. Хөсәенованың «Табылдык» спектакле тәкъдим ителде.
Бу-Россиянең төрле чор һәм буынның лаеклы кешеләренә хөрмәт күрсәтү. Кешеләр Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын зур горурлык һәм рәхмәт белән сугыш кырларында батырлык күрсәткән батырларны хөрмәтлиләр. Ватанга, аның үткәненә һәм хәзергесенә, үз дәүләтенең, халкының тарихын белмичә, киләчәкне төзеп булмый.
9 декабрь көнне Әбде авылы китапханәчесе, мәктәп белән берлектә, «Ватан Геройларына - мәңгелек дан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелделәр. Слайд ярдәмендә балаларга Герой булу, Екатерина II чорыннан алып безнең көннәргә кадәр булган истәлекле дата барлыкка килү тарихына чумулары турында сөйләделәр. Алар Чудское диңгезендә бозда дрейфлаган «Челюскин» бозкол экипажы, Космос геройлары, сугышчы – интернационалистлар, тыныч көннәр геройлары турында документаль кадрлар карадылар. Балалар 1917 елга кадәр бу бәйрәмнең Георгий кавалерларының хезмәтләрен хөрмәтләүгә багышланганын белделәр. Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Россия армиясе сугышчыларын хөрмәтли.
9 декабрь көнне Ватан Геройлары көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә «Россия– Геройлар Ватаны» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр.
Шул уңайдан, 7 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында ,китапханә белән берлектә “Изгелек эшлә, яхшылык кыл” дип исемләнгән чарага сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылды. Алар бу көнне үзләренә бәйрәм ясап җырладылар, биеделәр, хөнәрләрен күрсәттеләр, рәсемнәр ясадылар.Рәхәтләнеп аралыштылар, күңел ачтылар. Бәйрәм азагында һәрберсенә Кыш бабай күчтәнәче таратылды,
Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиештер ул. Тыныч тормышта да батырлык эшләп була. Әлеге тарихи сәгатьтә тырыш хезмәт куеп, батыр булган кешеләр турында тормыштан мисаллар китерелде.
Шул максаттан Сауш авылы китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә”- китапханә сәгате үтте. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгән. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч була. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнелә.
4 декабря в Саушской сельской библиотеке в рамках декады инвалидов с членами клуба “Ак калфак” провели круглый стол на тему “Мөмкинлекләр чикле түгел”. Читатели познакомились и беседовали о том, как у нас заботяться и какие мероприятия проводяться для людей с ограниченными возможностями.
А также ознакомились с книгами Ф.Яруллина, Г.Сагыйрова, Р.Шарипова, Д.Гыйсметдина . Книги данных авторов были предложены читателям для домашнего чтения.
Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтте. 7 ноябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре бу темага ”Без ришвәтчелеккә каршы” – дигән исем астында яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Коррупция-илнең барлык гражданнарына да кагыла торган проблема. Без барыбыз да икътисад күтәрелеш кичергән дәүләттә яшәү турында хыялланабыз. Шушылар турында яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә, "Коррупциясез дөнья" дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр. Бу чара яшьләрдә коррупциягә карата тискәре караш уяту, аларның игътибарын әлеге начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, намуслылык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләү, шул рәвешле законнарны хөрмәт итәргә өйрәтүгә юнәлтелде. Без яшьләрнең коррупциягә карата битараф калмауларына, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен белдерүләренә өметләнәбез.