6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында, Кече Кибәхуҗа авыл җыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендә, Казаклар авылы китапханәчесе клуб белән берлектә "Бүләк итәм йөрәк җылымны" дип исемләнгән девиз астында, тумыштан ук инвалид булганнар һәм инвалид колясочникларның хәлләрен белеп кайттылар. Алар хөрмәтенә концерт номерлары күрсәтелде, кучтәнәчләр тапшырылды. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар, газета – җурналлар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Баландыш кооперативы, авыл җирлеге башлыгы, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Изгелек җирдә ятмый" дигән девиз астында инвалидларның тормыш - көнкүреше белән танышу максатыннан мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары янында булдылар һәм күчтәнәч пакетлар тараттылар.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 6 декабрь көнне “Чын йөрәктән” исеме астында инвалид өлкәннәр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә - сәйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.
Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.
Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. 7 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны, аларның опекуннарын “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип исемләнгән кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды.
Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында 1992 елдан БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн-битараф булмаган һәр кешегә бик тә якын һәм календарьда иң җылы көннәрнең берсе булып тора.
3 яшь уенчыбыз ( Мубаракшина Ч., Мухаметшина Р., Хайрутдинов И. ) Татарстан республикасы яшь бадминтончыларының беренче сигезлегенә керде. Аларны котлыйбыз!
7-8 декабря в центре Бадминтона города Казани прошел финальный этап турнира “Бадминтонные надежды Татарстана” . Сборную команду нашего района представляли 5 учеников из Баландышской основной школы. Трое игроков вошли в первую восьмерку . Поздравляем их!
Рухи кыйммәтләрне ныгыту, Россиянең героик үткәнен искә алу максатыннан Айдар авыл китапханәсендә "Ватанымның батыр ул-кызлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда бөек кешеләрнең тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче китаплар урын алды. Биредә төп урынны безнең якташ-геройларыбызга багышланган мәгълүмати материаллар алып тора. Китап күргәзмәсе Ватан тарихы белән кызыксынучыларга, аның үткәненә, димәк, бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынучыларга адреслана.
Шул уңайдан 8 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Только вместе мы остановим корруцию» дигән күргәзмә эшли башлады. Китап укучыларга коррупциягә каршы хөкүмәт политикасы турындагы материаллар куелды. Шулай ук бөек рус классик язучыларының ришвәтчелек, казна басучылар турындагы әдәби әсәрләре куелды. Коррупциягә каршы буклетлар ясалды.
Коррупциягә каршы көрәш һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә хәзерге вакытта зур игътибар бирелә. 9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга Россиядә һәм Татарстанда коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, коррупциягә каршы көрәш чаралары, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык турында китаплар тәкъдим ителде.
9 декабря учащимся Верхнекибякозинской средней общеобразовательной школы на воспитательном часе и на линейке была проведена профилактическая работа о правилах дорожного движения и о светоотражающих элементах