ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Россиядә коррупция проблемасы иң җитди проблемаларның берсе булып тора. 9 декабрь көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды. Чараның максаты-коррупцияне кисәтү һәм бетерү. «Яхшылык һәм намуслылык, коррупциягә каршы көрәш тарихы турында» дигән темаларга сыйныф җитәкчеләре әңгәмәләр үткәрделәр. «Тормышыбызның төп законы», «Коррупция нәрсә ул?»  темалары буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Коррупция күренешләре формалары, аның нәтиҗәләре, шулай ук коррупция эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы нормалары каралды.

07-08 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә  « Татарстанның Бадминтон өметләре 2019» яшүсмерләр турнирының финал этабы узды. Ярышларда республиканың 27 районыннан 256 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге,  балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү  үзәгендә тәрбияләнүче 5 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта катнашучылар 5-8 нче урынны алды.

Теләче урта мәктәбендә  “ Нур” балалар театр коллективы  эшли. Педагог-организатор А.М. Җиһаншина җитәкләгән балалар театр коллективы, “ Сәйәр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең финал өлешендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.  Баланыш төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Анда  Россия  геройларын: А.Невский, Д. Донский,  Минин һәм Д. Пожарский, А. Суворов, М.  Кутузов, Г.  Жуков һәм Ватанның башка данлыклы улларын искә алдылар. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтер саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Инвалидлар декадасы кысаларында Баландыш төп мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә.  6 нчы декабрь көнне 5 нче сыйныф укучылары татар теле укытучысы Мингазов Л.М. һәм сыйныф җитәкчесе Саруханян А. С. җитәкчелегендә балалар бакчасында чыгыш ясадылар.

2019 елның 6 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе егетләр арасында волейбол буенча Теләче районы беренчелеген үткәрде.

Декада кысаларында Алан авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Күңел эретерлек сүзләр бар...” исемле тематик кичә үткәрелде. Чарага Ф.Яруллин һәм К.Шәфыйкова әсәрләреннән торган күргәзмә әзерләнде һәм аларга күзәтү ясалды. Чәй өстәле артында “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре буенча фикер алышу узды. Шулай ук, чара барышында матур теләкләр дә җиткерелде.

Безгә бу идея ошады, һәм без әлеге проектка кушылдык. Башлангыч сыйныф укучылары белән әлеге бәйге турында әңгәмә үткәрелде. Тиешле яшьтәге балалар әдәбиятын сайладылар. "Китап укучы балалар» республика уку марафонында 3 нче сыйныф укучысы Чернов Вячеслав һәм 1 нче сыйныф укучысы Колбасов Никита катнашты. Вячеслав Сутеевның «өч песи баласы», Никита Степановның «күбәләк - капустница»әсәрен укыды.

2007 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата кысаларында, 2019 елның 5 декабрендә Казан Ратушасында тантаналы чара узды. Чарада Социалистик Хезмәт Герое-Кәримова Гөлбикә Гали кызы катнашты.

6 декабрь көнне, коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару максатыннан, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Намуслы бул!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә, ришвәт төшенчәсе һәм моның өчен РФ Җинаять кодексында каралган җәзалар турында мәгълүмат бирелде.  «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?» дигән белешмәлек таратылды,  Төп бурыч- укучыларның хокукый культурасын үстерү,  коррупциягә тискәре мөнәсәбәтен булдыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International