Республика балалар китапханәсе уздырган «Читающие дети» дигән уку марафонында Урта Мишә авыл китапханәсеннән Сагдиев Салават катнашты һәм дипломга ия булды.
Әлеге чарада коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләнде. Балалар коррупция килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр.
4 нче декабрь көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә педагогик коллективның һөнәри компетентлыгы - белем бирү хезмәтләренең сыйфатын арттыруның төп факторы» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда сүз балалар бакчаларында белем бирүнен сыйфатын, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру турында барды. Семинарда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр, мастер-класс, музыкаль-фольклор, театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде
2018 елда Теләче урта мәктәбе Арча педагогика көллияте тарафыннан республиканың башлангыч сыйныф укытучылары өчен стажировка мәйданчыгы булып оештырылды.
4 декабрь көнне район мәгариф оешмаларында 11 сыйныф укучылары рус әдәбияты буенча йомгаклау иншасы яздылар. Барлыгы 67 укучы катнашты.
4 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында « Заман таләпләренә нигезләнеп, мили рухлы, иҗади фикерләү сәләтенә ия шәхес тәрбияләү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 7 нче сыйныфта «Лирик шигырь анализы» темасына ачык дәрес һәм район укытучылары өчен мастер-класслар күрсәтелде.
3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Чара мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның "Шалкан"әкияте белән башланды. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр.
2 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында мәгариф бүлеге гомумрайон ата-аналар җыелышы үткәрде. Җыелышның көн тәртибе: «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча гаилә һәм мәктәп эшенең актуаль мәсьәләләре".
Бүген, 5 нче декабрь көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар коллективының һөнәри компитентлыгы -белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрүнең төп факторы" темасына район семинары булып узды.