ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Теләченең беренче номерлы балаларбакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча план нигезендә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Тимерханов Л.М. тарафыннан профилактик тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде.

Лучший подарок, это сделанный своими руками, а замечательная открытка  точно не оставит равнодушной ни одну маму.

15 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. үзенең китап укучыларында булды. Китапханәгә килгән яңа китапларны тәкъдим итте, китапларга күзәтү үткәрде.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Нет коррупция» дигән темага рәсем конкурсы узды.

16 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Баландыш төп мәктәбе командысы бу ярышта   нәтиҗәле чыгыш ясады һәм 3нче урынны яулады. Җиңүчеләребез Хайретдинов И. , Шакиров Н., Шакиров Ф., Хабибов И.   һәм тренерлары Залялиев Ф.Ф. ны  котлыйбыз!

16 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Катнашучылар арасында Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Мараков И.И. белән Галимзянов А.Р. та бар иде. Алар 28 кг авырлыкка кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында катнашып, Мараков И.И.- беренче, ә Галимзянов А.Р. өченче урынга лаек булды. Ильяс белән Альмирны уңышлары белән котлыйбыз!

13 ноябрь көнне Айдар авыл мәдәният йортында Казан авыл хуҗалыгы академиясенең “Тургай” халык театры артистлары Рәдиф Сәгъдинең  “Кайт,бәгърем, кайт” исемле  җырлы – биюле спектаклен тамаша кылды.

16 ноябрь  көнне  Олы Мәтәскә мәдәният йортында Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә " комедиясе сәхнәгә куелды.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

11 -15 нче ноябрь көннәрендә  Теләче муниципаль районы  укытучылары  «ТИСБИ»  югары  уку  йортында «Цифровые технологии в профессиональной деятельности тьютора образовательной организации» темасы буенча  белем күтәрү курсларында укып  кайттылар. Тьюторлык буенча белемнәрен  киңәйттеләр, яңа  укыту технологияләрен өйрәнделәр. Әлеге курсларда Теләче урта мәктәбенең директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова  да катнашып,  белемнәрен тирәнәйтеп кайтты.

15 нче ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм аның филиалы “Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе”ндә  районның балигъ  булмаганнар белән эшләүче  инспекторы Шалахметов Р.Н., район мәгариф бүлегеннән педагог-психолог Хазипова С.Н., “ФОРПОСТ” үзәге директоры Сәйфетдинов Р.Р.  укучылар белән ”Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга тема буенча презентация һәм видеоролик күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International