20 ноябрьдә Теляче урта мәктәбендә балаларга һәм ата-аналарга хокуки ярдәм көне үткәрелде. Балаларга һәм ата-аналарга хокуки ярдәмне Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты юридик отдел җитәкчесе Емельянов Юрий Иванович, яшьүсмерләр белән эшләү испекторы вазыйфаларын үтәүче Шалахметов Раиль Нургалиевич, секретарь Ханафиева Миляуша Фанилевна, мәгариф бүлеге педагог – психологы, Теләче районында балалар хокукларын яклаучы Хаҗипова Сәйлән Нәгыймовна үткәрде. Югары сыйныф укучылары арасында хокук белемнәренә багышланган ярыш оештырылды. Югары сыйныф укучылары А.Жаббарова, Э.Гурьянов, Д.Якупов, А. Хайруллин и А.Трофимова “ Дулкын” бассейнына абонементлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Буклетта «Бала хокуклары конвенциясе» үз эченә алган күп кенә мөһим хокуклар һәм бурычлар тәкъдим ителде.
19 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган интеллектуаль уенның муниципаль туры үтте. Интеллектуаль уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Баландыш төп мәктәбе командасы составында 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Җитәкчеләре Гилазова Э.Р. Алар сертификат белән бүләкләнделәр.
19 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде.
2019 нчы елның 18 нче ноябрендә Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Н.Н. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында булды, анда ул бинаның һәм территориянең торышы белән танышты. Шулай ук балалар бакчасының укыту-тәрбия процессының куелышы, тәрбияләнүчеләр саны, матди-техник җиһазланышы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга медицина хезмәте күрсәтү һәм балаларны тәрбияләү шартлары белән кызыксынды.
«Безнең белән янәшә тәмәке тартмагыз» күргәзмәсе янында узган чара сәламәтлекне яхшыртуга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән. Әлеге күргәзмәдә әңгәмә сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында төшенчәләр бирде, үз сәламәтлегең өчен җаваплылык тотарга өйрәтте. Әңгәмә барышында «Сорау-җавап» конкурсы, шулай ук килүчеләр катнашында мини-сценка үткәрелде. Без тәмәке тартырга этәрүче сәбәпләрне санап чыктык, шулай ук тәмәке тарту гадәтенең сәбәбе булган авырулар статистикасын искә төшердек. Тәмәке тартуның зыяны турында мәкаләләр укып, нәтиҗә ясадык.
18нче ноябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә районның балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Шалахметов Р.Н., район мәгариф бүлегеннән педагог-психолог Хазипова С.Н. укучылар белән ”Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга тема буенча презентация һәм видеоролик күрсәтелде.
Барысы 16 команда, 500 гә якын спортчыны үзенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты.
Финалга чыгучылар арасында безнең теләчелеләр дә бар, алар арасында укытучылар, китапханәчеләр һәм мәктәп укучылары да бар.Шулай ук марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да актив катнашты.
Файдалы гадәтләрдән тыш, марафончылар тайм-менеджментка да китаплар укыдылар (уку өчен вакыт табарга кирәк).