ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Әлеге уңайдан Максабаш мәдәният йортының «Оста куллар» берләшмәсенә йөрүче укучылар үз куллары белән әниләренә бүләк ясадылар.

 

Соңгы тапкыр әлеге чара 2010 елда үткәрелгән иде. Димәк, һәркайсыбызның ун елга бер тапкыр ничек һәм нинди шартларда яшәвебез турында, шәһәрдә, авылда, бистәдә күпме кеше яшәвен һәм безне нинди киләчәк көтүен белү, фаразлау мөмкинлегебез бар. Алдагы язмаларда хәбәр ителгәнчә, Бөтенроссия халык саны алу кампаниясе 2020 елда 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр үткәреләчәк.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

21 ноябрь көнне  мәдәният йорты хезмәткәрләре Теләченең "Батыр" спорт комплексында 2019 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасын ачуда катнаштылар.

Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Зур талант иясе, тирән белемле, киң карашлы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштек. Дәрдемәнднең шигырьләре үзгә бер моң, матур, килешле яңгырашы, фикер – хисләренең тирәнлеге белән аерылып тора. 

20 ноябрь көнне Баландыш авыл китапханәсенең «Сердәш» берләшмәсе әгъзалары китапханәгә җыелдылар һәм «Китапларга һәм журналларга ешрак мөрәҗәгать ит!» дигән уенда катнашып яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар.

Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркеменәрендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә тәрбияче балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр. Әңгәмәнең ахырында “Азбука безопасности” аңлатмалы мультфильм карадылар.

Әниләр көне якынлашу сәбәпле балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләренә багышланган теләкләрен әйттеләр. Шуннан соң һәркем үзенең теләген язып «Әниләр өчен котлаулар» дигән махсус конвертка салып куйды. Соңыннан рус һәм татар телләрендә, әниләргә карата миһербанлы, түземле булырга, әниләрне аңларга һәм яратырга өйрәтүче мультфильмнар карадылар.

21 ноябрь көнне район мәгариф бүлеге базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыруны оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча район балалар бакчалары мөдирләре өчен киңәшмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм итү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә 2013 елдан башлап республика территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. "Хокукый ярдәм күрсәтү көне» алдыннан Иске Җөри, Үзәк, Теләче авылы мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары белән «Безнең хокуклар һәм бурычлар»дигән темага викторина рәвешендә профилактик чаралар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International