Бүген Шәмәрдән районара күз хирургиясе үзәге табиплары Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең күрү сәләтен тикшерделәр.
Казанда 10 ноябрьдән Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан «Казанская лоза» виноградчылар клубы белән бергә оештырылган Яшь виноградчы мәктәбе эшли башлый. Укуларны үзенең 25 сотый бакча кишәрлегендә 100 төрле виноград үстерүче Александр Зверев алып барачак.
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
29 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясендә сыра әзерләү арпасы сортларын үстерү буенча «АБ ИнБев Эфес» АҖенең агропрограммасын үстерү буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында минераль ашламаларны, нефть продуктларын һәм аграр товарларны биржа аша сатуны үстерү механизмнарын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде, шулай ук журналистлар сорауларына җаваплар бирде.
2019 елның 28-30 октябрендә «Батыр» спорт комплексында ир-ат командалары арасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә (3 төркем) волейбол буенча ярышлар узды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасында пожарга каршы профилактика максатынннан “Иң әйбәт рәсем яки кисеп ябыштыру” исеме астында конкурс бара.
Кадерле дуслар! 1 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән чара үткәрелә. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үткәрелә.
29 октябрь көнне «Туган авыл» кафесы мәйданчыгында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать җитештерү өлкәсенең Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.