Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе- ул балаларның сәламәтлеген ныгыту проблемасы. Баланың көндәлек туклану рационында туклыклы һәм витаминар белән баетылган ризыклар булырга тиеш, ә иң күп витаминнар, белгәнебезчә, нәкъ менә яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә.
29-30 октябрь көннәрендә Теләчедә "Батыр" спорт залында авыл районнарының ирләр командалары арасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы уза.
4 ноябрьдә Россия дәүләт бәйрәмен - 1612 елда Польша интервентларыннан халык ополчениесе тарафыннан Мәскәүне азат итү истәлегенә куелган Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә 7-9 сыйныфларда дәрес үткәрелде.
Максат: гражданлык һәм патриотизм хисен, Ватанга мәхәббәт, Россия дәүләте тарихына карата кызыксыну уяту; дәүләт яклаучыларына карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; Ватан язмышы өчен җаваплылык формалаштыру.
Халыклар бердәмлеге көнен популярлаштыру максатыннан Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 29 октябрьдә “Геройларың белән макталасың, Россиям!” дигән темага тарихи чара уздырылды
Булачак солдатларга армия сафларында намус белән хезмәт итүләрен, Ватаныбызның лаеклы яклаучылары булуларын теләделәр.
Көнкүреш калдыклары әйләнә-тирәлекне пычрата,ә аларны икенчел файдалы әйберләр итеп интерьер, сувенирлар, бүләкләр, балалар бакчасы өчен дидактик әсбаплар рәвешендә кулланырга була икән бит. Көндәлек тормышта куллану өчен төрле материаллардан кирәкле эшләнмәләр ясау-әйләнә-тирәлекнең пычрануын да киметә. Ата-аналарның ташландык материалдан эшләнмәләрне бергәләп әзерләүе, үз эшләрен тәкъдим итүе, уртак чарада актив катнашуга җәлеп итү-бу табигатьне саклау буенча актив эш.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге Көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең тарих укытучысы Асманова Т.М. мәктәптә ачык чара үткәрде.
Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе – “Үз агачыңны утырт” акциясе.
Хәзер сишәмбе көнне 7 нче подъездда (Казан ш., Авангард ур., 74) 8 дән 12 гә кадәр. арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.
28 октябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенен 1 сыйныф укучылары белән “Сәламәтлекне сакларга кирәк” дигән темага әңгәмә үткәрелде.