ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Акциядә укучылар, укытучылар һәм Үзәк авылы халкы бик теләп катнашты.

Әлеге чара әдәби тел нормаларына, орфография һәм грамматикага игътибарны көчәйтү өчен уздырыла.

Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан оештырылган бу акциядә, мәктәбебездән 53 кеше татарча диктант язды.

15 октябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, берләшмәләргә йөрүче ханымнар һәм авыл халкы белән Казан шәһәрендә узган  "Керәшенчә винегрет" концертын тамаша кылып кайттылар.

Аңа әзерлек айга якын дәвам итте. Һәр сыйныф чарага презентация, концерт номерлары әзерләп килгән иде. Бәйрәм барышында сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә балалар оешкан төстә барлык тәкъдим ителгән конкурсларда катнаштылар.

Иске Җөри урта мәктәбендә 8-10 сыйныф укучылары өчен IT дәрес үтте.

Район мәдәният йортында «Казан дәүләт аграр университеты» ЮБ ФДБМУ һәм «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ЮБ ФДБМУ вәкилләре белән район гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары өчен очрашу узды.

Шул уңайдан Субаш авылында эшләп килүче "Нардуган" ансамбленә йөрүчеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәрне изге "Чөмәри суы" белән сыйладылар.

18 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә «Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International