ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген   Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында)  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде. 

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Чираттагы очрашу  авылдашыбыз, шагыйрә Дамира апа Миннебаеваның «Апрель кызы» исемле  шигъри китапны тәкъдим итү иде. Бүгенге очрашуда без шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән таныштык, шушы китапта урын алган һәм тагын башка шигырьләрен тыңладык.

Ярышларда Теләче,Олы Мишә, Алан, Шәтке, Үзәк мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

20  октябрь көнне Караширма мәдәният йортында  яшьләр белән “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән әңгәмә уздырылган.

Бөтенроссия призывник көне безнең илдә 1992 елдан башлап ел саен 15 ноябрьдә билгеләп үтелә. Чараның максаты булып патриотизм хисен тәрбияләү, яшь буында Ватанга тугрылык, Ватанга хезмәт итүгә һәм аның Кораллы яклавына әзерлек формалаштыру, Ватанны саклау зарурлыгына ышаныч формалаштыру тора.

Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Бу акциянең максаты – укучыларның игътибарын әйләнә-тирәнең пычрануы проблемасына җәлеп итү, шулай ук аларда әйләнә-тирәлеккә хуҗалык мөнәсәбәтен үстерү, экологик культура дәрәҗәсен һәм грамоталылыгын арттыру. Кулланылган батарейкалары  булган һәр кеше әлеге акциядә  катнаша ала

19 октябрь көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе хезмәткәрләре, укучылары, ата-аналар Татарстан Республикасының "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар

Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә яздылар.  Бөтендөнья белем бирү  акциясе “ Татарча диктант”язуда   Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе   Хазипов Нәҗип Нәкыйпович, Теләче  муниципаль районы Советының  Аппарат җитәкчесе Мубинов Ильдар Вакыйпович, Башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Хәмидуллин Ильнур Хазинурович, район  мәгариф бүлеге  җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна,  район Советы һәм Башкарма комитет  хезмәткәрләре, район оешмалары  җитәкчеләре,   Теләче урта мәктәбе укытучылары, 7-11 сыйныф укучылары  һәм  Теләче  авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International