Кул астындагы материаллардан балалар бик матур эшләнмәләр ясадылар – агачлар һәм аларны алтын көзнең төп бизәкләре - кызыл һәм кызгылт сары төсләр белән бизәделәр.
20 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча “Татлы тормышның ачы җимешләре” дип исемләнгән тугәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Алан авылы китапханәчесе мәктәп белән берлектә акциягә кушылды.
19 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә «Татарча диктант» акциясендә катнашты.
Акциядә Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова да катнашты.
Акциядә китапханәчеләр Гиниятова Л.Г, Демидова С.И., мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т., оператор Касимов Ф.Г, почтальон Хитматова А.Г, соц.работник Касимова Р.М., пенсионер Ахметшина А. Тестны китапханәче Гиниятова Л.Г.укыды.
Пенза өлкәсе китапханәсе тарафыннан оештырылган «Лермонтов поэзиясе көне» VII төбәкара акциясе кысаларында, бөек рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан, Шәтке авыл китапханәсендә 15 октябрьдән башлап күргәзмә тәкъдим ителде.
2019 елның 18-19 октябрендә Әлки районының Базарлы Матак авылында 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республика турниры узды. Барлыгы 15 команда, 140 артык спортчы катнашкан әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да катнашты.
19 октябрь көнне Арча шәһәренең «Арча» спорт мәктәбе спортзалында 2006-2007 нче елда туган егетләр арасында УК «УНИСТРОЙ» призына, Мортазин Фәргат истәлегенә көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды. Бу ярышта Арча районы командалары һәм 4 күрше район командалары катнашты.
19 октябрь көнне Казаннын «Ак Барс» көрәш сараенда 2002-2003, 2004-2005 елда туган егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир булып узды.