Спортка мәхәббәт һәм үз тәрбияләнүчеләрен физкультурага җәлеп итү теләге ел саен массакүләм чарада актив катнашуга этәргеч булып тора.
Әлеге чара сәламәт яшәү образын пропагандалау, массакүләм спортны популяштыру һәм спортның җәйге төрләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
23 сентябрьдә язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Кешелеклелекнең дәвамы - батырлык” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров әйтте.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
22 сентябрь – язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Галиҗәнап эзтабар язучы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Ш. Рәкыйповның беренче әдәби очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый.
21-22 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2007-2008 елгы,2009 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» яшүсмерләр турнирының 3 нче этабы узды.
22 сентябрь көнне язучы Шамил Ракыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Галиҗәнәп эзтабар язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.