ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта 2019 нчы елның 8 аенда үзара салым буенча Баландыш җирлегендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, эшләнәсе эшләргә планнар һәм тәкъдимнәр кертелде.

Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нче елда 8 нче  саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

10нчы сентябрь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар.

Әлеге күргәзмәдә Л. Шәехның «Үзем белән очрашу»,  Р.Әхмәтҗановның “Гомер биштәре”, Л. Әбүдәрованың “Мандариннар”, И. Биектаулының  “Кайтавазлы биеклек”, Х. Ибраһимның  “Бәхетсез җаннар”,  Ф. Мөслимованың “Каен җылысы” һәм башка бик күп кызыклы китаплар куелган.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  8 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

«Сәламәтлек марафоны» ның максаты - халык арасында спортны популярлаштыру һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү. Әлеге чара бүген Иске Җөри урта мәктәбендә үтте.

 "Ветераннар янәшәдә яши" акциясенә кушылып иң күп китап укучы Тәслимә апа белән очрашу үткәрделәр. 

Югары Кибәхужа мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр"  акциясендә катнаштылар.

Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.

      11  нче  сентябрь  көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International