Могҗизалар остасы Викториянең хайваннарны уйнатуы, клоун Тобиның серле фокуслары, “Персик” һәм “Леди” исемле этләрнең командаларны үтәве балаларны шаккатырды.
2019 елның 10 августында Теләче муниципаль районында физкультурачылар көне кысаларында районның төрле яшьтәге халкы арасында велоузыш үткәрелде. Барлыгы 86 кеше катнашты.
Республикада бые бөртеклеләр буенча гына түгел, ә шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз буенча да мул уңыш үстереп булды. Көзге культуралар уңышы - 70 ц/га
9 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Веселые истории М.Зощенко» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә балалар язучысының иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырылды.
«Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге федераль судларның присяжный утырышчылары турында» 2004 елның 20 августындагы 113-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, 2019 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәрге чорга Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль берәмлегенең присяжный утырышларына кандидатлар исемлеге расланды.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р күрсәтмәсен үтәү максатыннан 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
8 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлекне өйрәнү буенча район комиссиясе эшләде.
7 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең педагогик кадрлар белән эш һәм аларны аттестацияләү буенча методист А.Р. Сабирова чыгыш ясады.
2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр абонентның түләүле челтәре (кабель, IP, спутник телевидениесе) тоташтырылган икән, эфир телетапшырулары белән проблема булмаячак. Әгәр абонент бүгенге көндә гадәти аналоглы телевидениедән файдалана икән, бу телевизорны 2013 елга кадәр сатып алганнар һәм цифрлы Стандартны хупламый һәм аны приставкага тоташтырырга кирәк дигән сүз.
Республика гражданнарын актив озын гомерлелек белән тәэмин итү һәм сәламәт тормышны озайту - Татарстан Республикасының «Өлкән буын «өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» региональ проектының төп максаты.