ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан , 25 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Мин наркотикларга каршы, ә син?» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Клуб янындагы мәйданчыкта бөтен халыкны җырлар һәм халык уеннары белән каршы алдылар. Бәйрәмдә халык күңел ачты,тәмле  коймак белән сыйланды, уеннар уйнады, биеде һәм җырлады.   Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр алдылар.

23 июнь көнне Ачы авылы китапханәчесе "Сударушка" халык ансамбле составында Татарстан халкының яраткан "Сабантуй" бәйрәмендә актив катнашты. Кунакларны Татарстан башкаласы сәхнәсендә күңелле җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар.

Бөек Ватан сугышы башлану тарихы турында сөйләде.  Балалар китапханәдә булган сугыш турындагы китаплар белән таныштылар. Чара ахырында балаларны чәй белән сыйладылар.

Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды.  Биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышты.Теләче районы да үз утарында районыбыз халкының көнкүрешен, милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Хөнәрчеләр үзләренең кул эшләнмәләреннән күргәзмә тәкъдим итсә, мәдәният хезмәткәрләре район үзешчәннәре белән бергә күңелле концерт программасы белән сөендерделәр.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ лагерендә ял итеп кайттылар.Икенче төркем  балалар  Мамадышта “ Гөлстан” һәм  Арчада “ Без – Тукай оныклары “   лагерьләрендә сәламәтлекләрен ныгыталар.Җәйге яллар күңелле үтә.

25 июнь көнне Күкчә авылы китапханәчесе «Тылсымлы сүзләр» балалар берләшмәсе белән сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, китапханә территориясендә «Спорт - сәламәтлек нигезе» дип исемләнгән темага төрле уеннар үткәрде.

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре - 1941 елның 22 июне  турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International