Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә.
Менә күптән көткән җәй килеп тә җитте. Безнең уртанчылар группасы төркеме балалары тәрбияче апалары, шәфкать туташы белән бездән якын гына урнашкан чишмәгә сәяхәткә киттеләр. Экскурсия барышында балалар табигатьттәге үзгәрешләр белән таныштылар ,кошлар сайравын тыңлап матурлыкка сокланып йөрделәр. Экскурсия барышында викторина үткәрелде,табышмакларга җаваплар табылды.
25 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә Анна Ахматова иҗатына багышланган «Тормыш һәм иҗатка кыскача күзәтү» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән файдаланучылар Анна Ахматованың шигърият дөньясына чумдылар, аның язмышын һәм иҗатын өйрәнделәр.
Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү максатыннан, 22 июнь көнне Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә үткәрде.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Очрашуга «Хыялый балачак” берләшмәсе һәм кунакка кайткан балалар чакырылды. Очрашу барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды, шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Сугышларның авыр хатирәсен йодрыкларга салып төйнәдек”дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Аның төп максаты балаларны әкиятләргә җәлеп итү иде, чөнки нәкъ менә әкият аша нәниләр яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм тугрылык, батырлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын ала. Нәкъ менә әкиятләр балаларга аңлаешлы итеп нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлата.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. 22 июнь көнне Иске Жөри авылы китапханәчесе “Ак каен” лагерына йөрүче балалар белән «Билгесез солдат» һәйкәле янына чәчәкләр салдылар. Укучыларга “Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.
Каенлык аланында 11 муниципаль районның ишек аллары Казан халкын үзенең зәвыклы бизәлеше, сый-хөрмәте, милли уеннары, татарча көрәше, җыр -бию,күргәзмәләре белән каршы алды, кунак итте.Һөнәрчеләр елы уңаеннан Теләче ишек алдында оста куллы һөнәр ияләрен күрергә мөмкин иде. Чабата үрүчеләр, аяк тегү машиналары, авыл мичендә кайнар коймак пешерүчеләр,Айдар авыл җирлегеннән 53 нче елгы "Кыңгыраулы" кул сепаратыннан аертылган авыл каймагы белән сыйлаучылар - барсыда Теләченекеләр иде.
22 июнь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугыш шулай башланып китте» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы, кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нче елда 3 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.