ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

22 май көнне Баландыш балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н., психолог -Хазипова С.Н., логопед-Шәймәрданова М.Н.,рус теле белгече - Ярмиева З.М. килгән иде. Алар балаларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр. Ахырдан күрсәткечләр буенча анализ ясадылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.

21нче май көнне Теләче 2нче балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә, "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында, ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта  Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Нәзиров Р.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н.  катнашты. Җыелышның башында Нәзиров Р.Х. ата-аналар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.

19 май- В.И.Ленин исемендәге Бөтенроссия пионер оешмасы туган көн. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бу көнне шушы  тарихи оешмага багышланган сбор үтте.

Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты  Сәетова А.Н., педагог-психолог  Баева А.Г.., логопед  Шаймарданова М.Н.,  рус теле  белгече  Ярмиева З. М.  килгән иде.  Алар  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр. Тәрбияченең һәм балалаларның чыгышларын килгән кунаклар бик  ошаттылар.

Безнең тарафтан, яшьләр физик һәм рухи сәламәтлеге өчен наркоманиянең тискәре нәтиҗәләрен яктыртучы папка  рәсмиләштерелде. Укытучы-оештыручы Домолазова И. Ф. балаларга наркоманиянең бүгенге көндә иң куркыныч күренешләрнең берсе булуын сөйләде. Көн саен бу  әшәкелеккә кешеләр күбрәк эләгә, көндәлек проблемалардан качарга тырыша. Россиядә наркоманнарның уртача яше елдан-ел яшәрә һәм бүгенге көндә 13-15 еллыкларны тәшкил итә. Һәм әлбәттә аларга наркотиклар белән бәйле теләсә нинди җинаять -   эше булуын искәрттеләр.

“Укучының мәдәни көндәлеге” – республиканың әһәмиятле  мәдәни-белем бирү проекты. Ул  Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы белән 2014 елдан бирле уздырыла. Айдар авылы китапханәсенең иң күп китап укучысы Сиринә Рәхимова, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнде.

15 май көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова #әдәбимарафон дип аталган VII нче  Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында узды.

Күргәзмә материаллары әлеге утыз көнлек уразаның тарихы, аның әһәмияте, дөрес үтәлеше һәм аны уңышлы тәмамлау турында сөйли. Әлеге күргәзмә дин тотучыларга гына түгел, туган як тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынучы укучыларга да исәпләнгән.

Күргәзмәнең максаты: әхлакый тәрбия, рухи-дин гыйлеме һәм халык гореф-гадәтләрен пропагандалау.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Фаил Шәфигуллин - шагыйрь, прозаик, юморист, публицист һәм журналист.  Күргәзмәдә язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар урын алды.

Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр VII Бөтендөнья онлайн-проектта катнашты һәм 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр узган VII Бөтендөнья әдәби марафон финалына үтте. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итә, аларда үзаң формалаштыруга ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International