Кеше тормышыннан да кыйммәтле, берни юк. Дөнья халкының күп өлеше җәмгыять үсешенә үз өлешен кертеп, эш урынында тормышның өчтән бер өлешен үткәрә. Халыкара хезмәт оешмасы карары белән 28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан ителде. Әлеге дата бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын хезмәтне саклауның чишелмәгән проблемаларына җәлеп итәргә, шулай ук кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә хезмәт культурасын алга этәрергә тиеш.
30 апрель көнне Айдар мәдәният йортында әлеге темага әңгәмә үткәрелде, шулай ук фойеда күргәзмә оештырылды
Татар әдәбиятын үстерү тарихына ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйре буларак кергән. Чара барышында укучылар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, балалар башкаруында «Туган тел» җыры башкарылды. Аннары викторина узды, анда балалар актив катнашты.
Авылыбызның “Гөлчирә” чишмәсе һәм парк урыннарына 100 төп декоратив тополь агачы утыртылды.
4 май көнне Теләче стадионында балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында футбол буенча “Күн туп” Рәсәйкүләм ярышларның муниципаль этап ярышларын үткәрде. Ярышларда районның 9 мәктәбеннән 120 гә якын яшь спортчы катнашты.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрелә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул район кырларында чәчү эшләре барышы белән танышты.
Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Теләче районы халкы исеменнән Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләремне җиткерәм.
Алар “Дүрт дус” әкиятен карап, сәхнә арты тормышы белән таныштылар. Соңыннан бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
27 апрель көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Агач утырту көне” акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар.
30 нче апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” хәрәкәте яшь инспекторлар командалары республика конкурсының район этабында катнаштылар. Теләче урта мәктәбе яшь инспекторлар командасы әлеге ярышта III урынны яулады. Команданы конкурска Р.Р. Гатиятов әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!