ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар  Суанасы Шүрәле,Күбәләк,Кәҗә һәм Сарык әкиятләреннән г. Тукайның әкият геройларын яратып рәсемгә төшерделәр.

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турында китапханә фондында булган иң яхшы шигырь җыентыклары, проза әсәрләре һәм документаль басмалар урын алды.

1941-1945 еллардагы сугыш турындагы матур әдәбиятны популярлаштыру, үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, илебез тарихына карата кызыксыну уяту – әлеге күргәзмә нәкъ менә шуларны күз алдында тотып эшләнде. «Читаем детям о войне» күргәзмәсеннән Бөек Ватан сугышы геройларының язмышы, җиңү хакына, илебез киләчәге хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында мәгълүмат алырга була.

Утны туктату бик авыр, кайчагында мөмкин дә түгел, ә менә аны кабызу җиңел. Һәлакәт килеп чыгу өчен бер шырпы да җитә, аның нәтиҗәсе кире кайтарылмый. 27 апрель  көнне Ачы мәдәният йортында «Янгын турында барысын да беләм һәм аңа юл куймыйм " темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Аның максатлары: тормыш куркынычсызлыгын саклау мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалау; янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру; укучыларның янгын сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында белемнәрен системалаштыру; укучыларның танып-белү һәм иҗат эшчәнлеген активлаштыру; үз-үзеңне саклау хисен тәрбияләү, экстремаль ситуациядә дөрес тота белүләрен формалаштыру, куркынычка тиз җавап бирү.Ахырдан балалар белән төрле конкурс биремнәре үткәрелде: табышмакларга җавап бирү, кыска вакыт эчендә сорау-викторина. Балалар белән эшләгәндә кирәк

1 май көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан тыл хезмәтчәннәрең Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм Теләче авыл җирлеге башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырдылар .

Хәзерге буын яшьләре, балалар сугышның бөтен авырлыкларын кинофильмнардан гына беләләр һәм язучыларның әсәрләрендә сугыш темасы тирән яктыртылган. 2 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсе Самара балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителгән "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китап күргәзмәсендә балалар Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

 

Әлеге бәйрәм намуслы хезмәт-җәмгыятьнең һәм һәр гаиләнең иминлеге нигезе булып кала. Вакытлар үзгәрә, әмма Беренче Май безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе . Кеше бәйрәме-Хезмәт. Тынычлык!! Хезмәт! Май!» , "Хезмәт кешесенә дан!» хәзер дә үз әһәмиятен югалтмадылар.
     3 май көнне Яз бәйрәмнәрендә,  Айдар мәдәният йортында татар эстрадасының яшь  җырчысы Регина Тимербулатова һәм Адель Равилов катнашында бәйрәм концерты булып узды . Алар Айдар авыл җирлеге халкын һәм кунакларны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар! Бәхет, сәламәтлек, язгы җылылык, илһам, иҗади эшләр теләделәр!

 

Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган. Әлеге датага багышлап Бөек Җиӊүнеӊ 74 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә «Бөек батырлык тарих турында 74 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә сугыш темасын яктырткан китаплар урын алды.

Балалар Конвенциянең һәм бала хокуклары декларациясенең төп статьялары белән таныштылар. Балаларга хокук белән беррәттән бурычлары һәм җаваплылыгы барлыгын да искәрттелде. Балалар төрле хәлләр турында фикер алыштылар: махсус хезмәтләрне ялган телефон аша чакыру, чит милекне бозу, мыскыллау. Һәм  үз-үзеңне тотышсызлык турындагы хәлләр мисалларында нәтиҗәләр ясалды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International