Әлеге очрашуда конгресс җитәкчесе Алисә Нурислам кызы Дәүләтшина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Зөлфия Васыйл кызы Ибраһимова, “Олимп” яшьләр үзәге белгече Айгөл Русил кызы Имамиева һәм районыбыз яшьләре катнашты.
Теләче районы командасын тренер Кыямов Айрат һәм команданың вәкиле Галимжанов Рәмис җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе укучылары яклады.
Ямбулат авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче әлеге акциядә актив катнаштылар. Агачлар утырттылар, бөтен территорияне чистарттылар.
Эшче һөнәрләргә игътибарны җәлеп итү өчен шигырьләр, җырлар иҗат ителгән, фильмнар булдырылган.
2019 ел - Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
Хезмәт кешесе темасы әдәбиятта да киң чагылыш тапкан. Хезмәт кешеләре турында язучылар зур хөрмәт белән, эшче һөнәренең мөһимлеген мактап язалар. 30 апрель көнне, Айдар авыл китапханәсе китап укучылар игътибарына эшче һөнәр ияләре турында язылган матур әдәбият әсәрләре урын алган «Кеше өчен чын матурлык-намуслы һәм хәләл хезмәттә» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте . Бу китаплар эчтәлеге буенча төрле, әмма алар барысы да хезмәт кешесенә багышлана.
Әңгәмә барышында папкалар һәм буклетлар ярдәмендә , терроризмның нәрсә икәнен белделәр, мондый хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Әңгәмә ахырында, барлык плакатлар һәм журналлар карап нәтиҗә ясадылар:
Террорчылардан куркырга кирәкми, чөнки безнең курку аларны көчлерәк итә! Әмма игътибарлы һәм уяу булырга кирәк! Үз сәламәтлегеңне һәм якыннарыңның сәламәтлеген сакларга!
2 майда берләшмә әгъзалары чираттагы тапкыр үз утырышына җыелдылар.Анда яшь буынны тәрбияләүдә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының ролен күтәрү, татар халкының телен, мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре каралды.
4 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 74 еллыгы уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Сугыш чоры исләремә төшсә, йөрәгемнән сыкрап кан тама” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
5 май көнне Казаклар авылы китапханәсендә, “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар һәм укучы балалар катнашында, “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән һөнәр сайлау буенча квест-уен үткәрелде. Барлык балалар «сырхауханә», «төзелеш», «терлекчелек», «ашханә» һәм башка станцияләр буйлап сәяхәткә чыктылар. Балалар квест - уен барышында һәр һөнәрнең мөһимлеге һәм зарурлыгы турында белемнәрен киңәйттеләр, тәкъдим ителгән тематикалар буенча биремнәр үтәделәр.
Түгәрәк өстәл артында тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшү булды, катнашучылар чиратлап «сәламәт яшәү рәвеше»төшенчәсен аңлаттылар. Аларга үзләрен дуслары яки сыйныфташлары тәмәке тартуны, эчәргә яки наркотикны татып карарга теләгән кеше урынына тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәркайсы мондый хәл вакытында үз-үзеңне тотышын һәм баш тарту мотивировкасын аңлатты.