Тиздән 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитә. Без балалар белән рәсем дәресендә Җиңү көне турында әңгәмә үткәрдек, балалар сугыш темасына кагылышлы картиналар карадылар. Соңыннан алар бик теләп “Бәйрәм салюты “ясадылар, балалар бик тырыштылар, чиста –пөхтә эшләделәр.
Укучыларга Бөек Ватан сугышы елларында безнең халык өлешенә яуган авыр сынаулар турында сөйләделәр. Балалар халкыбызның каһарманлыгы турында сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар. Чара сугыш елларындагы презентация һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды.
Әбде авыл китапханәсендә Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән акциядә катнаштылар.
Очрашу, "Кояш турында ни беләсез?"-, дигән сорау белән башланды. Балалар үзләренең белемнәре белән, дөрес җаваплары белән сөендерделәр. "Иң зур йолдыз" турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр. Балаларның белемнәрен киңәйтү өчен мәдәният йорты директоры аларга конкурслы уеннары уйнарга тәкъдим итте.
Чараның икенче өлешендә иҗади мастерской уздырылды, анда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр – алар асфальтка Кояш рәсемнәре ясадылар. Кояшлы нурлары төрле яктанн елмаеп торды. Мәдәният йорты ишегалды тагында матуррак, тагын да нурлырак күренгәндәй булды.
Дәреснең максаты: батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллау формалаштыру, патриотизм хисләре аша гына Россияне яңадан торгызуга ирешә алуыбызны аңлату иде. Бу дәрестә балаларны Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштырдык. Ветераннарга, хәрби хезмәткәрләрнең һәм Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләргә, һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерергә кирәклеген аңлатырга тырыштык, шулай ук яшь буынның Ватанны саклауга әзерлекләрен формалаштыруга ярдәм иттек.
2019 елнын 6 май конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор, тагылма арба хэм узйорешле машиналарына техник карау уздырылды. Тикшеру барышында аларнын регистрация документлары, техникаларнын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Авыл жирлегендэ учетта булган 94 берэмлек техниканын 46 сы элеге чарада катнаштылар.
Тикшеру вакытында кайбер техникаларда иминият полисларынын булмавы ачыкланды. Аларга тозэту вакыты билгелэнде.
06 май көнне, сәләтле балалар белән эшне системалаштыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яшь Эрудит" республика олимпиадасы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан да зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты.
6 май көнне Теләче стадионында балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге 2004-2005 елгы малайлар арасында футбол буенча “Күн туп” Рәсәйкүләм ярышларның муниципаль этап ярышларын үткәрде. Ярышларда районның 8 мәктәбеннән 100 гә якын яшь спортчы катнашты.
3 нче май көнне 5 б нче сыйныф укучылары Е.Я. Нуртдинова җитәкчелегендә Теләче авылы зиратында өмә үткәрделәр. Балалар 1942 елда Теләче авылы янында һәлакәткә очраган хәрби очучылар каберләрен чистарттылар. Шулай итеп, 5 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында илебезне саклаган геройларны искә алдылар. Бу изге эшне оештырган сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдиновага һәм 5 нче сыйныф укучыларына бик зур рәхмәт.