ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

                                                                            

 

7 нче май коне  Үзэк  балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Җиңү көне" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте... Шушы бәйрәмгә сугыш чорындагы хезмәт ияләре чагырылган иде. Алар арасында  Кадыйрова Сәгъдия ,  Галиахметов Тимэргали  да бар иде. Шушы асыл затлар бала чакларында ук сугышның ачы михнәтен тоеп, ачлык һәм ялангачлыкны нәрсә икәнен аңлап, хәзерге тормышта шөкер итеп яшәүче  затларыбызга безнең нәни сабыйларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтеп сугыш турында шигырьләр сөйләп, сугыш чоры җырларын җырлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр дә бирделәр. "Кырык бишнең язы" дип исемләнгән вальсны да апаларыбыз күңелләре тулып, күз яшьләрен тыя алмыйча, бик зур дулкынлану хисе белән биеделәр. 

Бәйрәм чарасыннан соң кунакларыбыз чәй табынына чакырылды. 

 

Чарага Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зарипов, Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин,  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов, гөмерләренең күп өлешен җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вакилләре, китапханәчеләр чакырулы иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Миннехан кызы Дәүлиева ачып җибәрде. Татарстанда 2018 ел, Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан, видео язма күрсәтелде, Фәрит Даутовның “Алан-Аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада  хәрбер кунак үзләре эшләгән дәверендә булган истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, бу истәлекләрне китапханәчеләр китап итеп туплап, Теләченең “Туган якны өйрәнү” музеена тапшырылачагын әйттеләр. Бу фикер бик хупланылды. Кичә Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зариповның чыгышы белән төгәлләнде. Шулай ук әлеге кичәгә китап күргәзмәсе һәм закладка эшләнде.

7 май көнне Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле район мәдәният йортында узган «Балкыш – Сияние» үзешчән ветераннар башкаручылар арасындагы  район фестиваленең Гала концертында катнашты.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе "Кояшкай " балалар бакчасында, тәрбиячеләр белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан "Без сугыш теләмибез" дигән темага кичә үткәрделәр.

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык.

Балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка һәм төрле тәм - томнар жыйды, хужаларга такмаклар белән рәхмәт әйтелде, теләкләр теләнде. Әлеге йола фольклор фәнендә элек язгы сабанга чыгу уңаеннан үткәрелеп килгән Сабан туе бәйрәме белән бәйләп аңлатыла.  Соңыннан балалар өчен төрле уеннар оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International