2019 елның 7 маенда Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Волонтерлар паркта, урамда тасмалар тараттылар. Җиңү символына тиешле хөрмәт саклансын өчен пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. Без бу истәлекне сакларга һәм ата-бабаларыбызга лаеклы булырга омтылырга тиеш.
8 майда бездә- Теләченең 1нче балалар бакчасы базасында “ ФДББС шартларында балаларга УМК кулланып ике дәүләт телләрен өйрәтү ” дигән темага семинар узды. Әлеге семинарда доцент, педагогик фәннәр кандиданты Зарипова З.М. чыгыш ясады.Семинарда сүз бүгенге көн кадагында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» нигезендә мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралганлыгын исәпкә алынуы турында барды. Бу семинардаТеләче районы балалар бакчасы педагоглары катнаштып, үзләренең белемнәрен баеттылар.
8 май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 74 еллыгына" багышланган чара узды. Бәйрәмнең төп кунагы сугыш ветераны Сабирзянова Т.П. иде. Нәниләр сугышның бар ачысын үз җилкәләрендә тойган чал чәчле ветеран игътибарына аһәңле җырлар, тапкыр шигырьләр, матур биюләр җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән табын артында дәвам итте. Кунагыбыз кичәне бик ошатты, чакыруыбыз өчен рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерде.
Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар,сәяхәләр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Шул уңайдан бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә урманда экскурсиядә булып кайттылар. Анда кырмыска ояларын, кошларны, агачларны, чәчәкләрне, үләннәрне, бөҗәкрәрне күзәттеләр һәм нәрсә ярый,нәрсә ярамый турында әңгәмләр үткәрделәр.
Җирле үзидарә рәисе һәм Теләче районы Афганчылар берләшмәсе рәисе А.М. Галимзянов катнашындагы тантана фойеда һәр килүчене чәй табыны белән каршы алудан башланды.Сугышның ачысын –төчесен үз җилкәләре аша уздырган өлкәннәребез хөрмәтенә укучылар һәм үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде һәм җитәкчеләр тарафыннан котлаулар яңгырады. Кичә өлкәннәребез белән берлектә, “Үлемсез полк” белән бергә авыл урамыннан һәйкәлгә таба парад белән дәвам итте һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.
7 нче май көнне район мәдәдият йортында Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган, төрле иҗади конкурсларда җиңеп чыккан талантлы балаларны тәбрикләү тантанасы булды. Зур уңышларга ирешкән балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез.
06 май конне Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәhәренен Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәуләт опера hәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бу чарада Татарстан Республикасын Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәмгә республиканың барлык районнарыннан сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде.
Балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
7 нче май көнне район мәдәният йортында Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган, төрле иҗади конкурсларда җиңеп чыккан талантлы балаларны тәбрикләү тантанасы булды. Баландыш төп мәктәбеннән Ворлдскилдс-2019 конкурсында катнашып урын алган Гилазова Таңсылу(җитәкче-Гилазова Э.Р) ,Гарипова Адилә(җитәкче-Мөбәрәкшина Ф.Г), ”Без бергә”фестивалендә гран - при иясе Галләмов Мурат(җитәкче-Сафина А.Э),Республика фән олимпиадасында призер булган Загидуллина Нурфия(җитәкче-Загидуллина Ә.Н) мактау кәгазенә һәм бүләккә ия булдылар. Зур уңышларга ирешкән балаларны, укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез.