ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә анда Акманова Марфа Никитична яши. Марфа Никитична 1924 елның 23 июнендә Теләче районында, Карабаян авылында колхоз әгъзалары гаиләсендә туа. Гаиләдә җиде бала була: 4 кыз һәм 3 малай, Марфа Никитична – җиденче бала. Мәктәпне тәмамлый һәм Казанга күчә. Сугыш елларында Казан шәһәренең Ленин районындагы Казан авиатөзелеш заводында эшләгән. Марфа Никитична кияүгә чыкмаган. Җитмешенче елларда авылга әти-әнисен карарга кайта. Апаларына, абыйларына хуҗалыкта ярдәм итеп, балаларны тәрбияләргә дә ярдәм итә. Озак еллар дәвамында «Ленин " исемендәге колхозда сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли.

 

2019 елның 8 маенда Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче районында "Трансгаз Казан" ҖЧҖ вәкилләре-генераль директор урынбасары Әхмәтҗанов Марат Газиз улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Контюков Р. А. ярдәмчесе  Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы булдылар.

 

2019 елның 8 май көнендә  Үзәк  авыл җирлегенә караган барлык  авылларда һәйкәлләр янында   Бөек Җиңүнең 74 еллыгына  багышланган митинглар булып үтте. Үзәк бистәсендә  митинг сәгать  9.00  да башланды. Памятник янына  халыкар агыла башлады. Стройга тезелеп мәктәп укучылары килде. Тыл һәм хезмәт  ветераннарына урын түрдән  бирелде. Митинг  мәңгелек утны кабызудан башланды. Митингта   Үзәк  авыл  җирлеге башлыгы Котников В.Н.    чыгыш  ясады, аннан соң мәктәп  укучылары  чыгышларын ветераннарыбызга багышладылар. Чөнки безнең бабаларыбыз матур, тыныч тормыш өчен гомерләрендә  кызганмаганнар. 

 

6 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2019» ("Читаем детям о войне - 2019")  дигән Халыкара Акциягә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акция Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде (барлыгы 5 кеше). Китапханәдә әлеге көнгә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Аннары түбәндәге китаплардан өзекләр укылды: "Полководцы и военачальники Великой Отечественной", Житкова Б. "Семь огней", "Из плена", Кассиля Л. "Твои защитники", "Никто не знает, но помнят все", Стрижевский Ю. "Повесть о мужестве", Матвеева Д. "Пилотка", "Вовкина звезда", Васильева Б. "А зори здесь тихие..."

 

Бәйрәмдә Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М.А  һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Ветераннар өчен башлангыч мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз, каһарманнарыбыз истәлегенә куелган обелиск каршына веноклар кую белән тәмамланды. Бу көн, XX гасырның бер куркыныч вакыйгаларыннан берсе булган кебек Бөек Ватан сугышы, укучыларыбыз куңелләрендә бик озак истә калачак, -  дип ышанабыз. Үзеңнең үткәнеңне олыларга кирәк! Шушы бөек елларга баш иик! 

Айдар башлангыч мәктәбе коллективы,  Айдар авыл җирлеге,   авылыбызның  тыл ветераннары, сугыш чорының  бар авырлыгын  үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары, авыл халкы катнашты. Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 74 ел тулу  белән котлап  авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р.  тантанага килүчеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.  Мәктәп укучылары     чыгышы  бәйрәмгә килүчеләр күңелендә матур әз калдырды. Бәйрәм чәй табыны артында давәм итте. Тантана ахырында  мәктәп, клуб, китапханә һәм авыл советы исеменнән обелискка чәчәк бәйләмнәре куелды.

8 нче май көнне Баландыш мәдәният йортында  Бөек җиңунең 74 еллыгы  уңаеннан  бәйрәм тантанасы булып утте. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган сугышы ветераннары  чакырулы иде. Бәйрәмне Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р.Ш. ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлап чыгыш ясады, районнан килгән эш һәм мәшгульлек үзәге директоры,әфганчылар советы рәисе Галимҗанов А.М. район җитәкчелегенең котлау сәламнәрен җиткерде. Бәйрәм укучыларның җырлары, шигырь, биюләре белән урелеп барды. Бәйрәм тантанасы ахырында  һәйкәл-обелискка  чәчәкләр куелды.

Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде.  6-7 класс укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр.  Бәйрәм ахырында  укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар

Мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән театраль  тамашаны  ветераннар һәм тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International