ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чара мәктәп, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.

Чакырылган ветераннарга аерым игътибар бирелде, чөнки нәкъ менә алар ярдәмендә без бүген бәйсез илдә тыныч һәм тату яшибез.

Фестивальнең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашу дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы Теләче районы ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны үзешчән иҗат коллективларына җәлеп итү.

8 май көнне Баландыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Җиңү бәйрәме - ул сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә. Кичәгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәм сугышчан патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Митинг  һәйкәлгә чәчәкләр, венок  салу белән тәмамланды.

4 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 74 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.

Безнең һәркайсыбыз ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен уртаклаша... һәм елдан-ел азрак алар безнең арада кала. Без аларга тыныч күк өчен "Яхшылык" белән кайтарырга бурычлы. Җиңүчеләр буынын яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйрәм көннәрендә йөрәгеннән килгән рәхмәт сүзләре һәм котлау сүзләре аларны җылытсын иде.
Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм алды көнендә әтиләре фронтта һәлак булган тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары янына бардылар. Өлкәннәргә бүләкләрдән кыйммәтрәк-игътибар һәм аралашу кирәк. Сугыш турында күпме ачы күз, хатирәләр, сугыштан соңгы авыр еллар турында... очрашуда һәркем үзенең югалтуы, авыртулары турында сөйләде. Алар һәр минутның кадерен белеп, тормышны яратып яшәшүне, безнең өстә тыныч күк йөзе булын теләделәр!

Чара барышында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар искә алынды.

9 май көнне, район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды -оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле  кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә  чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов,  яшь буын вәкиле тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат  яңартты.

Мәктәп коллективы, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм чарасын  ветераннар һәм тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре һәм укучылар коллективы  бәйрәм концерты программасы белән Төрек – Тәмте авылы ветераннарында тәбрикләп кайттылар.

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты.  Әлеге акциядә Теләче район үзәгендә Баландыш төп мәктәбе  укучылары да бик теләп катнаштылар.  

9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74  еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы, Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. “Бессмертный полк” акциясендә катнашып, укучылар үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләрен күтәреп бардылар.Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International