ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2019 ел
шимбә

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. Әлеге акциягә Урта Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды. Үзләренең территорияләренә 10 төп нарат үсентесе утырттылар.

Ятимлектә үсеп, бу дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, күп томлы мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин белән янәшә куелырлык бөек шагыйре булган татар халкының тарихта үз урыны бар. Тукай иҗатында - аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә - бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. 25 апрельдә Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен, районыбызда игълан ителгән “Язлар безгә Тукай белән килә “ акциясе кысаларында, шагыйрьнең иҗатына багышланган “Без-Тукай оныклары” дигән тематик кичә үткәрелде.

Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Алан авылы китапханәсендә апрель аенда, бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдыручы “Язлар безгә Тукай белән килә!” дигән  китап күргәзмәсе эшләде.

27 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният йортында китапханәче Галимуллина К. Х. һәм Габдуллина Ф. Н. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан“Шигъриятнең һәйкәленә язлар һаман шулай гөлләр китап "  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Г. Тукай татар әдәбияты тарихына татар шигъриятенә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Кыска гына авыр гомер кичереп, Габдулла Тукай иҗат белән яши. Аның әсәрләре хәзер дә, бер гасырдан соң да актуаль, матур һәм күңелләргә үтеп керә. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның сүзләренә җырлар башкардылар, бөек татар шагыйре шигырьләрен укыдылар. Электрон презентация күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар.

Бу юлы да, 28 апрель көнне, Г. Тукай әкиятләре балалар рәсемнәрендә, хисләр, илһам белән башкарылды. Шулай итеп, дулкынландыргыч, мәхәббәт белән балалар үзләренең яраткан әкият геройларын ясадылар. 

Бу якынлашып килүче зур бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Теләче муниципаль районы башлыгы Ильдус Зарипов исеменнән котладылар, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырдылар.

26 - 28 нче апрель көннәрендә Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары   “ Президент бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнаштылар һәм йөзү буенча  III  урын алып кайттылар. Республика ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!

"ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитик бүлегенең әйдәп баручы белгече Ягъфәрова Г. Н. катнашында Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча даими профилактик эш алып барыла. Безнең балалар ел саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатлыйлар.

Өмәдә Теләче 3 нче  номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Коелган яфраклардан газоннар чистартылды, уен мәйданчыклары себерелде, бордюралар буялды. Нәтиҗәдә-матур һәм төзекләндерелгән балалар бакчасы территориясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International