Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәчесе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел туу уңаеннан, “Без Тукайны укыйбыз” исемле марафон үткәрде. Марафон балаларны гына түгел, урта яшьтәгеләрне һәм өлкән буын вәкилләрен җәлеп итте. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Шәтке авылы китапханәсендә «Шигъриятнең һәйкәленә язлар һаман гөлләр китерә » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә шагыйрьнең тормыш драмасы һәм аның иҗаты турында сөйли. Укучылар Габдулла Тукайның ачы үзәне, аның рухи ватаны – Кырлай авылы турында беләләр, анда халыкка һәм туган җиргә мәхәббәт уяталар, аның бөек әсәрләре белән танышалар.
Өмәдә барлык коллектив актив рәвештә катнашты. Бакчабыз яны бик матур, чиста булып калды. Тиздән бакча эшләре дә башланачак. Көннәр генә җылынсын, бакчада утырту эшләрен дә без һәр елдагыча, бердәм, бөтен коллектив белән башкарабыз.
Чарада балалар планетабызга янаучы глобаль экологик кризис, үсемлекләрнең һәм хайваннарның, әйләнә-тирә табигатьнең безнең саклауга мохтаҗ булуы турында белделәр. Табигать турында мәкальләр искә төшердек, табышмаклар чиштек һәм викторинада катнаштык. Китапханә укучылары игътибарына «Без бары тик җирдә кунаклар гына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Теләче урта мәктәбендә «Урок Цифры» бөтенроссия чаралары кысаларында дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә балалар информацион технологияләр, проектлар белән таныштылар, узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп, язучының иҗат юлы белән таныштылар.
21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Әдәби кунакханә” дип аталган әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Аш-су китаплары буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 8 китап укылды.
Бу конкурста безнең Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләре буенча Рахимова Айзия Ф. 2 нче урын яулады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез.