Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан 25 апрель конне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче һәм Максабаш авылы балалар бакчасы тэрбиячесе белэн берлектә балалар бакчасында «Туган тел бэйрәме» үткәрделәр. Мәдәният йорты директоры Алинә Сөнгатуллина һәм китапханәче Лилия Мингазова балаларны Г.Тукайның биографиясе белән таныштырдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Балалар бик теләп үзләре өйрәнгән Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр, соныннан кумэк «Туган тел» жыры башкарылды.
26 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара акция үткәрелә. Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерергә уйлаган һәрбер кеше Теләче урта мәктәбенә килеп акциядә катнаша ала.
Организаторы, среди которых молодежные парламенты России и Российское военно-историческое общество, отмечают, что в этом году участники теста, которые придут писать его на площадки, смогут увидеть небольшой фильм об Освободительной операции СССР в Европе. Этот же видеоматериал покажут и на зарубежных площадках в более чем 40 странах.
Проверить знания можно будет на специальных площадках и он-лайн сайте проекта. Всю дополнительная информация на сайте проекта – кдгр.рф.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
23 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм башка Югары Кибәхужа авыл җирлегенә кергән бюджет учреждениеләре эшчеләре белән берлектә әлеге уңайдан үткәрелгән өмәдә катнашты. Өмәдә җирлек территориясендәге чишмә, күпер, юл кырыйлары, һәйкәл-обелиск тирәләре чүп-чардан чистартылды.
Бүген, 24 нче апрель көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Ситдикова Камилә район күләмендә үткәрелгән «Роза ветров» проект эшләре конкурсының «математика» юнәлешендә җиңүче булды (җитәкчесе - математика укытучысы Тимербаева Ф. Р). Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Түгәрәк өстәлдә Муниципаль казна учреждениясе «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”нең психологы Хазипова Сәйлән Нәгыйм кызы тренинглар оештырды.
Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгы башланып китте. 24 апрель көнне татар теле укытучылары 1-8 сыйныф укучылары катнашында Габдулла Тукайга багышланган зур концерт өештырдылар. Укучылар шигырь сөйләүдә, җыр- биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның чыгышлары яшь тамашачыларга бик ошады.
Бу әдәби чәйханәгә Җирле үзидарә көне уңаеннан, шул өлкәдә эшләүче һәм эшләп чыккан хезмәткәрләр чакырылды.
Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.