ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Акциянең темасы - “Бөтен дөнья –театр!». Театр елына багышланган бу кичә китап күргәзмәсе ярдәмендә Башкалабыздагы театрларга виртуаль экскурсиядән башланып китте. Балалар экскурсия барышында театрлар һәм аларның иҗаты, андагы актерлар белән якыннан таныштылар. Балалар кичә барышында “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Акция “Күңелле стартлар” уены белән тәмамланды.

Конкурс  3-5 яшькә, 10-14 яшькә, 15 яшьтән өлкәнерәк балалар арасында узды. Бүген комиссия аларга нәтиҗә ясады. Конкурс нәтиҗәләре 26 апрель көнне Теләченең ял паркында узачак шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк. Бу көнне балаларыбызның иҗади эшләре белән дә тулысынча күргәзмәдә таныша алырсыз.

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татнетны үстерү Фонды тарафыннан оештырылды. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итәргә ярдәм итә.

 

Шуны күздә тотып, Субаш авыл китапханәчесе “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Степанова Марияның өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде. 

Алар балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштырдылар. Татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксындылар. Милләтара дуслыкны тәрбияләделәр.

Китапханәче балаларга Г.Тукайның әкиятләрен укыды. Балалар  үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Бу көнне китап укырга яратучылар белән төрле конкурслар викториналар үткәрелде.

Чисталык ике айлыгы кысаларында, Казаклар авылы китапханәчесе һәм Олы Кибәхуҗа мәдәният хезмәткәрләре һәр атна саен өмә оештыралар, мәдәният йорты һәм китапханә территорияләрен тәртипкә китерәләр. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Бәйге Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Татнетны үстерү Фонды тарафыннан оештырылды. Әлеге проект файдаланучыларның игътибарын татар теленә, татар әдәбиятына җәлеп итәргә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International