ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Всего приняло участие 342 чел, 43 команды. Команда Тюлячинского района заняла 1 место.  2 место у команды Альметьевск, 3 место -  Мамадыш.

5  нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Гатауллина Амина һәм Гыйниатуллина Диләрә “Тере классика ”  халыкара конкурсының региональ этабында катнаштылар. Гатауллина Амина һәм Гыйниатуллина Диләрә  халыкара конкурсның региональ этабында актив катнашып дипломга лаек булдылар. Укучыларга конкурста  унышларга ирешүдә рус теле һәм әдәбияте укытучылары  Е.Я. Нуртдинова һәм Г.М. Шайдуллина ярдәм итте.Котлыйбыз!

3 апрель көнне Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә районкүләм “Тирә-ягыбыздагы дөнья” дип исемләнгән 2-5 нче сыйныф укучылары өчен мини-олимпиада булып үтте. Әлеге олимпиаданың максаты – башлангыч сыйныф укучыларында мөстәкыйль белем, табигать фәннәренә кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны ачыклау, үстерү иде. Олимпиада 10 минутлык әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте.

«Сәламәт туклану гомер озынлыгын арттыра» акциясе кысаларында, лидерлар Шакирова А.Р. һәм Гилазова Т.Н. Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең1-4 сыйныф укучылыры белән  дәрес үткәрделәр.Укучылар дәрестә сәламәт  тәндә сәламәт акыл булуына тагын бер кат инандылар.


7
апрель, 2019 ел
якшәмбе

2019 елнын 6 апрелендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшләр үзәге белән берлектә   2002-2004 нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында Хәдиуллин Хәким Каниф улы призына кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 13 мәктәптән 167 укучы катнашты.


5
апрель, 2019 ел
җомга

                                                                                         

Безнең китапханә җәмгыять куйган таләпләрдән читтә калмаска һәм заман белән бергә атларга омтыла. Моның өчен эшнең, рекламаның заманча яңа формаларын кулланырга кирәк. Китапханә хезмәткәрләре узып баручыларга: - «Ә сез балалар китапханәсенең кайда урнашканын беләсезме?» дигән сорау биреп ЛИБМОБ дигән акция оештырдылар. Китапханәне белүчеләр – смайлик, белмәүчеләр - элемтә өчен мәгълүмат һәм адрес язылган памятка алды. Күңелле акция-уен, һичшиксез, китапханә имиджын күтәрер дип өметләнәбез.

 

Аларны  китапханәче вакытлы мәтбугат, яңа әдәби китаплар белән таныштырды.

 

Балаларны китапханәгә яңа кайткан балалар өчен булган китаплар белән таныштырылды.”Тәмле сүз”, “Хәрефләр дөньясына сәяхәт”, “Шүрәле әлифбасы” китапларына күзәтү үткәрелде.  Аларны буярга дигән китапларны ничек буярга икәнлеге өйрәтелде. Тәрбияче апалары да, балалар да алар яннарына килүгә шат булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International