Бөтендөнья сәламәтлек көнендә 7 апрель көнне, Шармыш авыл китапханәсендә "Квест уку + спорт =" китап һәм спорт сөючеләр китапханә станцияләрендә булдылар, тиз арада көчләрен сынап карадылар, кроссвордлар чиштеләр, әдәби һәм спорт ярышларында катнаштылар. Бу көнгә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләүче китап күргәзмәсе оештырылды. Килүчеләр игътибарына «В здоровом теле, здоровый дух» турында презентация тәкъдим ителде. Квест ахырында без шашка ярышы уздырдык.
Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2019" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә кушылды. Ул китапханә территориясен кардан чистарту эшләрен башкарды.
4 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан, "Чисталык - сәламәтлекнең нигезе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм "Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе" дигән әңгәмә үткәрелде. Без, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына, физик һәм акыл үсешен ныгыта алабыз.
Балалар әлеге конкурста бик теләп катнаштылар, һәрберсе үзенең яраткан героен ясады. Рәсемнәр дә бик кызыклы, матур килеп чыкты. Конкурс азагында балалар баллы призлар белән бүләкләнделәр.
Балаларда китапка кызыксыну уяту; китапка дөрес караш формалаштыру, аны дөрес саклау кагыйдәләренә өйрәтү; балаларда шәфкатьлелек хисләре, әхлаклылык тәрбияләү максатыннан, Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Кадерлә син, ярат китапны!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәп дәресе үткәрелде.
Балалар, китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.
7 апреля в ледовом катке «Тюлячи – Арена» прошли заключительные игры Тюлячинской хоккейной лиги среди мужских команд сельских поселений Тюлячинского муниципального района на Переходящий Кубок «Тюлячинской хоккейной лиги» Встретились 3 команды, всего было 45 человек.
Рэсемнэргэ урыннар билгеләнде, ин матур рэсемнэрдэн кургэзмэ тозелде.
Сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык, шуңа күрә аны саклау һәм ныгыту һәр кешенең бурычы булып тора. Шул уңайдан, 6 апрель көнне Максабаш авыл китапханәсендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды.
Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. 5 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Кошлар турында шигырьләр, табышмаклар укыдык. Кошлар табигатьнең күрке. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.