Чарага “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенең яшь китап сөючеләре җыелды.
Китап бәйрәме-барлык китап укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Бу бәйрәм- китапка гашыйк, кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Могҗизалы китаплар илендә " дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрне искә төшерделәр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Шулай ук “Каникулда яңа китап белән” күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Айдар авыл китапханәсе язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашып Диплом белән бүләкләнде.
Шул уңайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә "Һөнәрленең кулы алтын" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк. Бу күргәзмәдә китап укучылар өчен газета - журнал материаллары, һөнәрчеләр турында китаплар тәкъдим ителде.
28 март көнне чираттагы җыелыш Шәтке авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы, җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган җанлы әңгәмә узды. Китапханәче Кәүсәрия Галимуллина бүгенге көнгә кадәр җыелган материаллар белән таныштырды һәм авыл халкыннан яңа мәгълүматлар көтүен билгеләп үтте.
Күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган мәкаләләр, туган як тарихы әдәбияты урын алган.
Аны физик культура буенча тәрбиячеләр Нуруллина Г.Р., Хәбирова А.Р., Шакирова Г.И. үткәрде. Бәйрәмдә Теләченең беренче, икенче һәм өченче номерлы балалар бакчаларының мәктәкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның һәм ата - аналарының сәламәтлеген ныгыту, физик культураны һәм спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту, шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп эшенең дәвамчанлыгы-чараның төп максатлары һәм бурычлары булып тора. Һәр баланы балачактан укәти-әниләр сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә тиеш. Ә балалар бакчасы һәм мәктәп шушы шөгыльне дәвам итүчеләр. Әлеге чара моның ачык дәлиле.
29 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә чираттагы очрашу булып узды. Чара барышында катнашучылар авыл тарихы белән таныштылар, "Тарих эзләре буйлап" исемле презентация карадылар. "Тарих эзләре буйлап» дигән күргәзмәдә, авылның бөтен тарихы, альбомнар, папкалар, фотолар һәм язмалар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар белән күргәзмәгә, презентациягә күзәтү һәм фикер алышу үткәрелде: һәркем әлеге проект турында үз фикерен җиткерде.