ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

                                                                            

Чараның төп өлеше уен, күңел ачу характерын алып барды, эшнең инновацион рәвешләрен кулланды, чөнки нәкъ менә уен аша бала үзләренең иҗади сәләтләрен ача, коммуникатив күнекмәләрен үстерә. Мондый чаралар балаларга киеренке укудан соң йомшарырга һәм соңгы чирек -«мәктәп тормышы» алдыннан көч тупларга ярдәм итә: "Язгы ритмнар" - бию-күңел ачу программасы, "Язгы кәеф" - балалар һәм яшүсмерләр өчен интерактив дискотека,"Күңелле мәзәкләр" - интерактив уен, "Бетмәс-төкәнмәс маҗаралар илендә!"- квест ,    # Барытикканикуллар #- кэшинг , "Балачакта барысы да була - анда әкиятләр яңарта» - уен-сәяхәт ,"Көйне тап " - музыкаль-уен программасы, "Әкиятләрнең тылсымлы сандыгы» - татар халык әкиятләре буенча квест, «Ура! Бездә каникуллар!» - конкурс-күңел ачу программалары кебек чаралар уздырылды.

Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре исәптә торучылар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Минем Республикам елмаюы” фотоконкурсы игълан иттеләр. Барлык катнашкан балалар да үзләренең фотоларын китерделәр. Алар үзләренең туган якларына, Ватанга мәхәббәт белән бәйле иң якты фоторәсемнәре белән уртаклаштылар. Фотоконкурсның максаты: туган республикабызга, аның тарихына һәм мәдәниятына мәхәббәт белдерү. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә стенд ясалды. Конкурста катнашкан барлык балалар да призлар алды.

Китапханәче чираттагы яңа кайткан китапларны инвентарь китабына теркәгәннән соң, "Яңа китап - яңа дус" дип исемләнгән күргәзмәгә куеп, укучыларга тәгъдим итә. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. 28 март көнне "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар “Мин китап укырга яратам” акциясенә кушылдылар. Алар татар халык әкиятләрен кычкырп укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, башваткычлар чиштеләр. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып укырга алдылар.

Бүген Шәдке балалар бакчасына, балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән Гайнутдинова Фания Тимерхузиевна килде, ул “Торцевание”методикасы буенча кул чукларын ныгыту дәресе үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән таныш булмаган методика буенча сюжет ясадылар һәм үзләренең эшләренә анализ ясадылар.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балалар китапханәдә мондый чаралар ел саен уздырыла. «Книжкина больница» исеме астында узган әлеге чара китапларының тормышын озынайтып кына калмады, балаларның үзара аралашуына да этәргеч бирде.

Балаларга яраткан китабының тышлыгын матур һәм оригиналь итеп рәсемгә төшерергә тәкъдим ителде. Иң яхшы рәсемнәр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында, Иске Җөри  авылы  китапханәсендә балалар китабы атналыгы  уңаеннан “Кояш чыкса табигать яңара, китап укысаң күңелең  агара” дип исемләнгән  чара узды.

Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды.

“Әкиятне таны” дигән викторина, “Сүзләрне   тап” темасына тапкыр-шоу үткәрелде. Ахырдан кызыклы уеннар үткәрелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын искә төшерде, шулай ук  чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Соңгы вакытларда дөньяда булган террактлар турында искә төшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International