Теләче районы данын тренер-укытучылар Шәяхмәтов Ш.А., Бәдриев З.Р. җитәкчелегендә Шәтке, Үзәк, Олы Мәтәскә урта мәктәбе егетләреннән торган команда яклады. Әлеге беренчелектә барлыгы 21 команда катнашты.
Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
2019 елның 21 март көнне районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.
Әлеге җыелыш барышында 2019 елның февраль аена нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Рәсәй эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең хезмәткәре И.Н.Зиннатуллин һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Л. М. Хакимуллин катнаштылар. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып бардылар.
Чараның максаты - балаларның кошларга карашын киңәйтү, кошларның тәбигатьтәге, кешеләр тормышындагы роле һәм табигатькә сакчыл карау. Китап укучы балалар бик теләп конкурста катнаштылар, безнең якка кайтучы кошлар турында бер-берсе белән фикер алыштылар.
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Кичә барышында китапханәче укучыларга бу көннең ничек барлыкка килү тарихын сөйләде. Соңыннан укучылар авылдашларыбызның М. Хуҗиәхмәтованың һәм Р. Фәйзуллинаның шигырьләрен укыдылар.
Әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь – күңелнең көзгесе” исемле поэзия сәгате уздырылды. "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Катнашучылар яраткан авторларының шигырьләрен кычкырып укыдылар, яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар, хәзерге заман шигърияте турында фикерләштеләр.
Бүген Шәдке балалар бакчасында, зурлар төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк ! "- дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрне дә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.
Конкурс сөйләм үсеше һәм нәфис сүзләргә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм матурлыгын тоя белү, балаларга үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирү максатыннан үткәрелде. Күргәзмәдә әлеге тема буенча табышмаклар һәм рәсемнәр белән ике эш тәкъдим ителде.
Ә китап күргәзмәсе укучыларны елның иң матур вакыты белән рус классиклары әсәрләре аша таныштыра.
Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, быел яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен урамнан ук каршы алырга уйлап, бакча тирәсенә җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә чып-чын Кыш бабай күренде. Баксаң, Кышның китү уенда да юк икән. Ул безнен туган ягыбызны, балаларны шулкадәр яраткан, кире салкын, буранлы төбәгенә кайтып китәсе бер дә килми, ди. Әмма артыннан ук Язның төкле аяклары белән атлап килүен сизде “бабакай”. Аны гүзәл Нәүрүзнең үзе белән ияртеп алып килүе балалар өчен икеләтә шатлык булды. Балалар Кыш бабайны да, Нәүрузбикәне дә бик яраттылар. Шуңа да кемнең каласын ярыштырып хәл иттәргә булдылар. Җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Яз бәйрәме Нәүрүзне җиңдерү теләге көчлерәк булган, күрәсен. Ә Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтеп юлга кузгалды. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.