13нче марттан 20нче мартка кадәр Теләче 2нче балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!" исемле экологоик акция оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.
Яз көне бик рәхәт, күктә кояш елмая, җылылык белән әкренләп күзгә күренеп өелеп торган кар өемнәре дә юкка чыга. Шуңа күрә дә яз көне бик куркыныч. Бүген Лесной балалар бакчасында балалар белән язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга табигатьтәге язгы үзгәрешләрләр турында сөйләде. Әңгәмәдә тәрбияче балаларга биек кар көртләренә менмәскә, чөнки алар кояш җылысы эрегән, авырайган, суга әйләнә башлаган. Кар көртләренә уйныйбыз дип менгән балалар батып калырга мөмкин. Олылардан башка су буйларына төшмәскә, боз өстенә кермәскә дип катгый кисәтте тәрбияче. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларга сораулар бирде. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә әти- әниләр җыелышы үтте. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.Н.Әхмәтҗанова әти- әниләрне 3 чирек йомгаклары белән таныштырды, язгы чорда балалар иминлеге буенча эшчәнлекне көчәйтү кирәклекне искәртте, информатика укытучысы Галимзянова Г.Ә. “Балаларга – куркынычсыз Интернет” темасы буенча чыгыш ясады.
Бәйрәмдә урта, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары катнашты. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Мөхәммәтҗанова А. А., Биккинина Р. Р.) яз, кошлар, табигать турында шигырьләр укыдылар. «Кем тизрәк», «Песи һәм тычкан», «Без, без,идек.. " хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
20 марта на расширенном заседании президиума Татарстанской республиканской организации Профсоюза под председательством Фариды Гарифуллиной были подведены итоги деятельности республиканской организации Профсоюза за 2018 год. В заседании приняли участие председатели районных, крупных первичных профсоюзных организаций и члены контрольно-ревизионной комиссии республиканской организации профсоюза.
Күргәзмәдә аның төрле жанрдагы әсәрләре тәкъдим ителде, укучылар аның иҗаты һәм әсәрләре белән таныша алачаклар.
16-18 нче март көннәрендә Кукмара районының мәданият йортында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды. Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан мең алты йөз иллегә якын яшь талантлар үзләренен районнарын яклап чыгыш ясадылар. Безнең Баландыш балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимова Зәринә дә вокал соло номинациясендә зона турында катнашып, бик матур чыгыш ясады. Фестивальның жюри рәисе Россиянең халык җырчысы Зилә Сөнгатуллина бәйрәм белән котлады. Фестиваль өч көн дәвам итте.
20 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, күренекле дәүләт эшлеклесе Сабиров Р.Ә. истәлегенә багышланган «Сохраненная память» исемле тарихи сәгать үткәрелде. Районыбызның Айдар авылында туып-үскән Рәүф Әхмәт улы «Деревня Татреспублики после голода» (1923) китабының авторы. Ул 1937 елда нахакка гаепләнгән һәм репрессияләнгән; үлгәннән соң реабилитацияләнгән шәхес. Әлеге тарихи сәгать балаларда туган ягына, якташларына карата патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.