Алар үзләренең яшьтәшләренә Ф.Яруллинның“Кояштагы тап” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләргә тамаша бик ошады, алар бәләкәй артистларның чыгышын бик кызыксынып, игътибар белән карадылар. Тамашачылар да, артистлар да бик канәгать булдылар. Икенче номерлы балалар бакчасы коллективына безне якты йөз белән җылы каршы алуларына тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да шундый күңелле очрашулар һәм бергәләп хезмәттәшлек итәргә язсын!
Олег Борисович “Язгы чорда куркынычсызлык таләпләре” темасына әңгәмә үткәрде, укучыларга язгы чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып, кагыйдәләрне тагын бер кат исләренә төшереп үтте, эчтәлекле фильм күрсәтте.”Фаҗига булмасын өчен, яз көне боз өстенә керүдән тыелырга кирәк”, - дип басым ясады Олег Борисович.
Фестивальдә районыбыздан 100 дән артык бала катнашты.
Фестивальнең максатлары һәм бурычлары:
- сәләтле балаларны һәм яшьләрне эзләү, ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
- алар белән эшләүче талантларны һәм белгечләрне стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү;
- катнашучыларның башкару осталыгын арттыру;
-яшь талантларны, аларның иҗади потенциалын үстерү өчен уңайлы мохит һәм шартлар тудыру.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә узачак ярым финалга үзләренең яшьләре буенча түбәндәге коллективлар узды:
1. “Вокал соло” номинациясендә I урын Галлямов Мурат;
2. “Вокал соло” номинациясендэ II урын Исмагилова Диляра;
3. “Вокал соло” номинациясендэ II урын Гиниев Айнур;
4. “Хореография” номинациясендә II урын “Сюрприз” бию төркеме;
5. “Хореография” номинациясендә III урын “Карамельки” бию төркеме;
Ә “Мизгел” вокаль ансамбле, һәм “Асылташлар” бию торкемнәре махсус призга лаек булдылар.
Номинантларга зур уңышлар телибез!
Бүген, 20нче марть көнне, Теләче 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бездә кунакта булдылар. Кунаклар балаларга татар телендә әкият сәхнәләштерделәр, биюгә, җырга булган осталыкларын күрсәттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да сокланып карап торды. Бу,әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, Теләченең 1нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә шундый сәләтле балаларбелән сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!
19 марта в Минсельхозпроде РТ прошло рабочее совещание по вопросу страхования сельскохозяйственных культур. Отметим, агрострахование имеет особую важность для регионов рискованного земледелия, к числу которых относится республика. Страхование посевных позволяет сельхозтоваропроизводителям минимизировать риски в своей деятельности.
19 марта в Ветеринарной академии прошел «День карьеры». Мероприятие было организовано руководством ВУЗа совместно с Министерством сельского хозяйства и продовольствия РТ специально для будущих выпускников: учащихся 4 и 5 курсов. В рамках «Дня карьеры» студенты встретились с возможными работодателями - сельхозтоваропроизводителями не только республики, но и других регионов.
10нчы сыйныф укучысы Шәрипова Ләйсән (укытучысы Сәлимова Резеда Гафур кызы) призлы урынга лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Һәр уку елында үткәрелеп килүче бу олимпиада - сәләтле укучыларның мөмкинлекләрен үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Югары уку йортына кергәндә, мактаулы урыннарга лаек булган чыгарылыш сыйныф укучыларына керү баллары да өстәлә.
Чара барышында балалар су, сулыклар, елгалар турында видеоматериал карадылар һәм соңыннан үзара фикер алыштылар.
Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә "2019 ел - эшче һөнәрләр елы" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәнең максаты - эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Бу күргәзмәдә китап укучылар өчен газета - журнал материаллары тәгъдим ителә.
Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады.