ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

23 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм “Дулкын” бассейнында  Теләче муниципаль районы халкы арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип исемләнгән Россиякүләм фестивальнең 2 этабы үтте. Балалар иҗат коллективы әлеге чарада актив катнашты, методист Гараева Рушания Ринатовна VII баскычта  1 урынга лаек булды.

22 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм  безнең ясле бакча малайлары арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үткәрелде. Бәйге төрле конкурслар, ярышлар  һәм җыр бию белән  аралашып барды.   Ике команда да үзләренең җитезлекләрен күрсәтә алды.  Дуслык җиңеп чыкты! Егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!

В связи с обсуждением в социальных сетях повышения с 1 марта цен на хлеб и большим количеством запросов от средств массовой информации Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан информирует, что держит на контроле ситуацию с ценами на социальные виды хлеба.

Әлеге чара “Әбиемнең күңел сандыгы” дигән сценарий белән ачылып китте. Әңгәмә вакытында авылыбыз тарихын язган, автор Н.Х.Гильмутдинова   үзенең  китабы, яңа өстәмәләр  турында сөйләде. Закиева Савия апа больницада эшләү вакытлары,  Хитматова Роза авыл советы буенча үзләре эшләгән чор турында сөйләделәр.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Ежегодно за истекший налоговый период до 30 апреля налоговую декларацию по налогу на доходы физических лиц (форма 3-НДФЛ) обязаны предоставлять в налоговый орган физические лица, получившие доходы:

В соответствии с подпунктом 10 пункта 1 статьи 32 Налогового кодекса Российской Федерации налоговые органы обязаны представлять налогоплательщикам (плательщикам сборов, налоговым агентам)  по их запросам справки об исполнении обязанности по уплате налогов, сборов, пеней, штрафов, процентов (далее – Справка).

21 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Тел - рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Бу әдәби кичәдән күренгәнчә, туган телем - татар теленең бөек Тукай, герой - шагыйрь Муса Җәлил, какшамас рухлы Хәсән Туфан, моңнар шагыйре Илдар Юзеев, халкыбызның яраткан язучылары Г.Ибрагимов, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники ,Г.Бәширов, М.Мәһдиев иҗат иткән тел икәнлеге игътибар үзәгенә алынды. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Укучылар ике командага  бүленеп китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараныӊ максаты  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә  куелган китап  күргәзмәсе белән дә таныша алдылар, туган телебездә матур шигырьләр укыдылар, тел турында мәкалләр әйттеләр. Чара ахыры  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International