ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Чарада Әфган сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләре, Гатиятов Р. Р. җитәкчелегендә « Юный армеец » отряды, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Чара «Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра.." дигән презентация, "Әфганстан хәтере" музыкаль клип, шигырьләр, җырлар, җылы әнгәмәләр белән үрелеп барды.

Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча  беренче  урын  Алан-1 эшчеләр командасы,  икенче урында  Саба районы  Мишәбаш  авылы командасы,  өченче  урында  Олы Мишә командасы, дүртенче урында  Алан-2 студентлар  командасы булды. Җиңүче командаларны эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. котлады һәм акчалата бүләкләр  тапшырды. Спорт бәйрәме барышында  тәмле пловтан авыз итәргә ,  кайнар коймак   белән чәй эчергә мөмкин  иде.

19   нчы  февральдә  Теләче  муниципаль районы  мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары   булып узды.  Теләче урта мәктәбе яшь чаңгычылары  ярышларда  бик зур көч куйдылар, яхшы  нәтиҗәләргә ирештеләр һәм  җиңүчеләр булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

В ходе мероприятия Министр сельского хозяйства Дмитрий Патрушев от лица Президента России Владимира Путина и Председателя Правительства Дмитрия Медведева поздравил участников и делегатов Съезда с 30-летием фермерского движения в нашей стране.

19   нчы  февраль көнне    Казан шәһәрендә  тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган” ШАЯН ТВ”  балалар телевиозин каналында  “ Акыл – Батл” дигән интеллектуаль  уен үткәрелде.  “ Акыл –Батл” дигән интеллектуаль  уенда    Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил, Хакимов Сармат и Низамов Илдар катнашында җыелма команда  көч сынашты.   Директор  урынбасары  Д.Г. Фатхрахманова  һәм татар теле  укытучысы Р.Г. Гарипова   җитәкчелегендә укучылар   барлык  фәннәрдән сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм   яхшы чыгыш  ясадылар.  Котлыйбыз!

Презентация күрсәтелде һәм герой турында әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Укучылар игътибарына кечкенә генә викторина тәкъдим ителде. Үз максатыбыз белән без яшь буынга данлы үткәннәрне искә төшерүне, Ватан хакына үз тормышларын биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләүне саныйбыз.

Герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 15 февраль көнне  Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Бар җырымны илгә багышладым” исемле шигърият сәгате уздырылды. Беренче өлештә укучылар шагыйрьнең балачагы белән бәйле кызыклы вакыйгалар, тормышы, иҗаты белән таныштылар. Әсирлектәге батырлыклары турында мәгълүмат тупладылар. Шигърият сәгатенең икенче өлешендә “Иң оста шигырь укучы бәйгесе”ндә катнашып балалар шигырь уку осталыкларын күрсәттеләр. Муса Җәлилнең гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул!  Аның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк.

20 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә туган тел көне үткәрелде. Китапханәче Газизова Р.Ш. “И газиз туган телем” исемле иҗади проекты белән 10 сыйныф укучыларын таныштырды. Шушы проект нигезендә ел буе эшләр өчен бергәләп план төзеделәр.

16 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Түбән Саурыш авыл клубы мөдире Хакимов И.М. белән берлектә “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрде. Бу кичәдә әфган егетләре үзләре кичергән һәм бүгенге көн тормышлары турында сөйләделәр. Башваткычлар чиштеләр, төрле кызыклы уеннар матур җырлар белән чиратлашып барды. Соңыннан чәй табыны артында фикер алышынды.

Бу көнне укучылар түземсезлек беән көтеп алалар.Чөнки бу уеннарда иң көчле  спорт сөючеләр көч сынаша.

     Быел  бу  “ Нәниләр чаңгы юлы”   район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары  катнашында   19 нчы февраль көнне үткәрелде.

Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде , командаларга уңышлар теләнде.Бәйрәм флагын күтәрелде. Җыр –биюләр башкарылды. Чаңгы ярышында 11 команда  көч сынаштылар.

       “ Нәниләр чаңгы юлы”ның  йомгаклау өлешендә   командаларга урыннар бирелде  һәм  укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар  тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Баландыш төп мәктәбе һәм өченче урында – Үзәк урта мәктәбе командалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International