Күргәзмәгә күп төрле материаллар куелды: бу көннең ничек барлыкка килүе, язучыларның тел турында язган цитаталары, мәкәльләр, газетадан алынган язмалар һәм китаплар. Бу күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен эшләнде.
Шул уңайдан, Шәтке авылы китапханәсе үзенең укучыларына “Сатирик язучы, публицист Фәнзаман Батталга 80 яшь” дип исемләнгән альбом тәкъдим итә. Альбомга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында материаллар тупланды.
16 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә терроризмга каршы тору буенча "Терроризм- чикләр белми" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йортына һәм китапханәгә йөрүчеләр өчен күргәзмә янында күзәтү үткәрелде, террорчылык актлары чагылдырылган мәгълүмат һәм әдәби әсәрләр белән таныштырылды.
Язучының китаплары укучыларга тəкъдим ителде. Туксанынчы еллар башыннан бер-бер артлы китаплары чыга башлый. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001). Фәнзаман Баттал — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Күргәзмәнең максаты-китапханәгә килүчеләрне туган ягыбызның кабатланмас матурлыгы, Теләче районының социаль-икътисади казанышлары, күп милләтле халыкның табигать белән килешеп яшәгән мәдәни-рухи байлыгына багышланган басмалар белән таныштыру иде. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, туган як турындагы белемнәрен киңәйтә һәм баета. Барлык теләүчеләр дә туган як турындагы әдәбият белән таныша алдылар.
19 нчы февраль көнне Теләченең 2 нченомерлы балалар бакчасында бөек шагыйребез Муса Җәлилне искә алып әдәби кичә уздырылды. Әдәби кичәдә уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәр екатнашты. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Таныштыру презентация белән үрелеп барды. Аерым балалар шагыйрьнең кайбер шигырьләре нтәкъдим иттеләр. Бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Алар әдәби кичәдән канәгать калдылар.
19 нчы февраль көнне Олы Нырсы мәктәбендә 1-4нчы сыйныф укучылары өчен “Лыжня- малышня-2019” ярышы үткәрелде. Бу ярыш зур спорт бәйрәменә әйләнде. Баландыш төп мәктәбе командасы 2нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 3нче сыйныф укучысы Хайретдинов И.- 1 нче урынны, Заббарова Фәридә -2нче урынны яуладылар. Командабызны котлыйбыз!
19нчы февраль көнне Теләче № 2 балалар бакчасы хезмәткәрләре "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне күтәрү , йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып алга бөгелү һәм йөзү дә үзләрен сынап карадылар. Барлык хезмәткәрләр дә нормативларны үтәүгә җитди якын килделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Чарада авыл яшьләре катнаштылар. Аларны бу тема бик кызыксындырды, барсы да үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Китапханәчене яшьләрнең Туган җирләренә битараф булмаулары сөендерде. Киләчәктә дә шундый чаралар үткәрелсә иде дигән теләктә таралыштылар.
Время от времени на территории Тюлячинского района проводится целевые мероприятия по профилактики правонарушений. При этом у лиц, эксплуатирующих самоходных машин и прицепов к ним проверяются удостоверения тракториста-машиниста, регистрационные документы и свидетельства о прохождении ТО на технику и другие.