ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Ул китапларны яздырмыйча алырга да мөмкин, укыгач дус һәм танышларга тапшырырга була. Шулай итеп сезнең китаплар укучыдан укучыга сәяхәткә чыга.

Үзенең чыгышында китапханәче Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләде. Фотоальбомнар укучыларда аеруча кызыксыну уятты.

В эти дни Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан принимает участие в съемках исторического фильма «Зулейха открывает глаза» по одноименному произведению Гузель Яхиной.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз”  дип аталган,китапханәләр арасында бара торган Бөтен Рәсәй акциясендә катнашты. Китапханә мөдире Закирова Л.М., сугыш чорын чагылдырган әсәрләрдән тупланган китаплар белән таныштырды,  ә китапханәче Фатихова Е.Г. С.Маршакның “Онык белән әңгәмә” шигырен укыды. Шулай ук Л.Кассиль,К.Симонов иҗаты белән дә таныштырды, сугыш чорын чагылдырган  “Солдат әкияте”, “Күк чәчәге” мультфильмнары күрсәтелде. Очрашу балаларга бик ошады.

Тәрбияче балаларны бер-берең белән ягымлы итеп сөйләшергә,авыр вакытта ярдәм итәргә өйрәтә.  Сюжетлы-рольле «Шифаханә» уены  балаларның яраткан шөгыле. Уйнау өчен шартлар булдырылган (шәфкать туташы өчен халат, баш киеме, авыруларны карау һәм дәвалау өчен әсбаплар). Бу уен күзаллау ситуциясе тудыра: бала үзен зурлар урынына куеп карый hәм уенның шартларын үти.  Шәфкать туташы янына “авыру” бала килә яки балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып киләләр. Ул үзенең йомшак куллары, ягымлы сүзләре белән “авыруны” дәвалый. Балалар шәфкать туташына үзләренең рәхмәтләрен җиткерә  Бу уен диалогик сөйләмдә җөмләләрне дөрес әйтүне ныгыта, кирәкле сүзләрне кулланып аралашу культурасын үстерә, башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатлары тәрбияли.

Тәҗрибәнең төп максаты  балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде.  Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады.

Ямбулат авылы китапханәсендә Театр елы кысаларында "Театр яктылыкка, нурга илтә...." дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.  Барлык теләүчеләрне күргәзмәдә тәгъдим ителгән әдәбият белән танышырга чакырабыз. Күргәзмәне карарга һәм ошаган китапны 2019 ел дәвамында алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Фаттахова Раилә, Зәкиев Динар, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Гаязетдинов Рәсүл, Казан төзелеш көллияте студенты Котдусов Айнур  чыгыш ясады.

 

Барлыгы 45 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы  2004-2005 елгы егет-кызлар арасында 1  урынны яулады, 2001-2003 елгы, 1998-2000 нче елгы юниорлар арасында

2 урында калды.

Әлеге ярышларга бару һәм катнашу мөмкинлеге тудырган өчен спорт мәктәбе коллективы шәхси эшмәкәр Хадиуллин Х.К. улына чиксез рәхмәтен белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International