ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Узәк балалар бакчасында  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм узды. Бәйрәмгә балаларның әтиләре, дәү әти һәм бабалары, абыйлары килгән иде. Бәйрәм бик күңелле рухта узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар . Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар...

20 январьда  Телэче муниципаль районынын Шэтке авылында  2002-2005 елгы балалар  арасында   Татарстан Республикасынын  атказанган  физик культура эшчесе Заляев Алмас  Гали улы истэлегенэ  «Алмас кубогы  - 2019» район ярышлары узды.  Ул инде хэр елны  уткэрелеп  бу елны 16 тапкыр уза.  Алмас Гали улы узе 1940 елны  Саба районы Шэдке авылында туа.  Мэктэптэ укыган чагында ук  хоккей белэн мавыга. 1968 елда мэктэпкэ эшкэ кайта хэм  «Гром» («Кукрэу») хоккей командасын оештырып жибэрэ. Команда башта якын тирэ авыллардагы командалар арасында  «кукрэп» чыга, районда беренче кала, аннары республика, Россия  кулэмендэге ярышларда катнаша башлый. Алмас  Гали улы эшен  Заляев Ильнар Фэрит улынын ышанычлы кулларына тапшыра.

21февраль - һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.  Бу чарада үз телебезнең бөеклеге, байлыгы, матурлыгына карата шигырләр укылды, төрле фикерләр җиткерелде. Очрашу да туган телгә багышланган мәкальләр уены да уйналды.

Февраль ае - Герой -  шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ямбулат авылы китапханәсендә дә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында "Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Ямбулат авылы китапханәсе "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль - икътисади, иҗтимагый - сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыра.

Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел" дигән юбилей концертында катнашты. Район мәдәният йортына шул сугышта катнашучылар чакырылган иде. Район башлыгы Зарипов.И. Ф ветераннарны бик җылы һәм чын күңелдән котлады. Тантаналы шартларда юбилей медальләре тапшырылды.Үземнең сыйныфташларны Фәрхуллин Илнурны,  Гыйльметдинов Илсурны, Закиров Фәнилне  бүләкләгән рәтләрдә күрү бик куанычлы булды.

Анда Саба, Теләче, Биектау районнарыннан смотр-конкурсының муниципаль турында  призлы урыннар алган педагог- психологлар көч сынаштылар. Алар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча иҗади презентация ясадылар һәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә безнең Теләченең  беренче номерлы балалар бакчасыннан Хабирова Ф.Ф. катнашты һәм беренче урынга лаек булды. Чын күңелдән әлеге җиңүе белән аны котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Һәр кварталның икенче аеның өченче сишәмбесендә ул график нигезендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең кабул итү бүлмәсендә борчыган сорулары белән граңданнарны кабул итә. Эшлекле сәфәр вакытында Разия Садыкова шулай ук район хастаханәсендә булып аның эшчәнлеге белән танышты, үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Бәйрәмдә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ата-аналар өчен оештырылган зарядка бик күңелле  үтте . Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International