ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил иҗаты бөтен дөньяда билгеле.

Шармыш авыл китапханәсендә үткәрелгән «халык йөрәгендә мәңге " китап күргәзмәсе янында әңгәмә поэзия генә түгел, ә шагыйрьнең бөтен гомере һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәге булып торуын раслады.  Һәр яңа буын укучылар өчен бу легендар шәхеснең тарихын ача, аны ватанпәрвәрлек һәм каһарманлык үрнәге буларак кабул итә.

            "Почемучки» клубы балалары «Көрәшкә бирелгән тормыш», «герой шагыйрь Муса Җәлил» күргәзмәләре материаллары белән таныштылар. Әңгәмә барышында Муса Җәлилнең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

                Электрон презентация кадрлары телдән мәгълүмат күрсәтмә материаллар белән тулыландырылды. Балалар викторина һәм кроссворд чишүе барышында герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

 Бу көнгә «үз халкыма гомер бирәм» дигән альбом әзерләнгән иде.

Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар,  Н.Акмал турында күбрәк мәгълүмат алдылар.

 

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь.  Шул унайдан, 15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә  Муса Җәлилгә багышлап " Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеннән соң килгән буынга " дип исемләнгән папка эшләнде һәм китап укучылар хозурына кургәзмә ясалып куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. 

17 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Без Муса оныклары” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста “Кояшкай”  берләшмәсенә йорүче балалар катнашты. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

22 февраля Министр сельского хозяйства России Дмитрий Патрушев посетит с рабочим визитом Республику Татарстан, где проведет совещание о планируемых объемах производства и экспорта продукции АПК регионами Приволжского федерального округа. В нем примет участие полномочный представитель Президента России в ПФО Игорь Комаров, президент Республики Татарстан Рустам Минниханов и главы регионов округа.

Минсельхозом запланировано проведение подобных мероприятий во всех федеральных округах Российской Федерации. Первое совещание по развитию экспортного потенциала регионов Центрального федерального округа состоялось 5 февраля в Туле.

Укучылар шагыйрьнең поэзия генә түгел, ә бөтен гомере һәм фаҗигале язмышы патриотизм һәм каһарманлык үрнәкләре булуын белделәр. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Электрон презентация, «Жизнь песней звенела в народе, смерть моя песней борьбы прозвучит " дигән темага телдән мәгълүмат өстәде.

15 февраль көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Салават күпере"   китапханә берләшмәсе балалары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган "Тормышым минем халкыма җыр булып яңгырады" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

            Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы, балалар һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән, Ленин премиясенә лаек булган «Моабит дәфтәрләре» исемле автобиографик шигырьләр китабы турында  кызыклы фактлар белделәр. Әсәр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классигына әверелгән.

Бу чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар һәм аларның тормыш иптәшләре катнаштылар. Алар татар халык җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар. Бу чара катнашучыларның күңелләренә хуш килде.

Безнең очрашу-Әфганстан сугышында катнашканнарның барысын да искә алу. 15 февраль-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.  Чараның хөрмәтле кунагы- Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сөнгатуллин Хәбир Нурулла улы һәм авыл яшьләре. Хәбир абый безгә Ватаныбызның чит илгә интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләде. Очрашуда Әфган сугышы турында шигырьләр, җырлар яңгырады.

Бу сугыш безнең хәтердә мәңгегә калачак, бу сугыш  фаҗигале һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп, шигырь һәм хәрби җырларда яшәячәк!

Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үткән еллар хәтере” дип исемләнгән хәтер дәресе узды, “Хәтер һәм батырлыкка 30 ел” исемле күргәзмә куелды. Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International