ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 15 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә, әлеге истәлекле датага багышлап “Җыр булып яши күңелдә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп уенда катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. ”Җырлы тормыш” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре урын алды, күргәзмәгә күзәтү уткәрелде.

18нче  февраль  көнне Баландыш төп мәктәбендә  гомуми линейка үткәрелде.   Линейкада  уткән атнага йомгак ясалды,  киләсе уку атнасына  эш планы билгеләнде. Шулай ук  дежур укучыларның һәм  уку  комиссияләренең чыгышлары  тыңланды.

Күргәзмәнең исеме “Җыр булып яши күңелдә” дип аталды һәм ул герой шагыйрьнең тууына 113 ел тулуга багышланды.  Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка материаллар куелды.

Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, Җәлилнең балачакта бик җаваплы, тырыш, кыю малай булуын, шигырьләр яза башлавын билгеләп үтте.  Соңыннан укучылар шагыйрьнең "Сәгать", "Күке", "Батыр куян", "Әтәч", "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" һәм башка шигырьләрен укыдылар.  Муса Җәлил исеме Ватанга тугрылык, батырлык һәм кыюлык символына әверелде.

Ул укучыларны герой шагыйрь иҗаты һәм батырлыгы белән таныштыра. Күргәзмә Муса Җәлилнең тормышы, аның дошман һәм фашистларга каршы  көрәше, тирән ватанпәрвәрлек хисләре турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шагыйрьнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга һәм бәяләргә ярдәм итәчәк.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Әдәби укулар барышында "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе әгъзалары М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.

Китапханәче Газизова Р.Ш. презентация ярдәмендә иҗатына күзәтү үткәрде.

Муса Җәлил, зур рәссам буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара.

Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International