ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә афган сугышчыларына, һәм башка сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтелә. Без дә, 22 февраль көнне авылда зурлап афган солдатларын чакырып кичә үткәрергә җыенабыз. 14 февральдән  Шәтке авылы китапханәсендә «Афганстан – безнен йөрәкләрдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның  бер бүлеге «Безнең авылдашларыбыз – афган солдатлары» дип аталды. Калган бүлекләргә Афган сугышы турындагы китаплар куелды.

15 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендәХалык җәүхәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь  Муса Җәлилнең  туган көне  уңаеннан  патриотик сәгать уздырылды, китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныштылар.

Шул унайдан, Максабаш  авылы китапханәсендә  сәхнә әсәрләрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучы шушы китап күргәзмәсе белән уку залында таныша ала.

Максабаш авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды. 6 сыйныф укучысы Мингазов Альмир белән  берлектә инша язылды һәм районга җибәрелде.

Шул максат белән, батырлык айлыгы кысаларында,15 нче февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә балалар бакчасы балалары өчен «герой шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән әдәби әңгәмә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, «Карак песи», «Куян»," Җырларым" "Кызыл ромашка" шигырьләрен укыдылар. Балалар зур кызыксыну белән шигырьләр тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде.

"Валентинка ясыйбыз"- рәсем конкурсы үткәрелде. Яшьләр ватманның зур битендә бәйрәм символларын сурәтләделәр, «Изге вәли көне белән» уен программасы узды.

Тирән эчтәлекле, тәрбияви, уйланырга мәҗбүр иткән бу чарага  җитди әзерлек булды, һәрбер сүз күңелгә уйланырлык тәэсир калдырды. 

 

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә , клуб белән берлектә,“Үткән еллар хәтере” дип исемләнгән хәтер дәресе узды, “Хәтер һәм батырлыкка 30 ел” исемле күргәзмә куелды.Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде.

Алып баручылар үз Ватаннарына интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләделәр. Урта сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр, гитара астында җырлар яңгырады, ә Әбде авылы китапханәчесе " Без һәм дөнья»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар Әфган сугышы турында документаль фильмнарның клипларын һәм фрагментларын карадылар. Барлык катнашучылар да һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында егет-кызларга сугышчы-интернационалистларның батырлыгы, аларның яшьтәшләре диярлек батырлыгы, аларны битараф калдырмады һәм аларның йөрәкләрендә җавап тапты.

Чара барышында катнашучылар Әбде мәктәбе каршында эшләүче музейда булдылар, анда авыл тарихы, хезмәтләре белән туган җирен таныткан якташлары белән таныштылар. "Тарих эзләре буйлап» күргәзмәсе оештырылды, анда авылның бөтен тарихы, альбомнар, авылдашларының фоторәсемнәре һәм язмалары тәкъдим ителде. Шулай ук якташыбыз - Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. презентацияләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International