ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов эш сәфәре  белән  Зәй  муниципаль районына килделәр.   

Шушы тарихи дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә якташыбыз Рәүф Сабировка багышланган "Рәүф Сабиров-халыкка кайтарылган исем" дип аталан почмак булдырылды.  Рәүф Сабиров-дәүләт эшлеклесе, 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе.

6 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең 26 нчы номерлы балалар бакчасында  мәктәпкәчә  яшьтәге балалар тәрбиячеләре һәм башлангыч класс укытучылары өчен методик ярдәм  күрсәтү максатыннан семинар узды. Семинарда Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Тимербайева Ф.М да катнашты

2019 елның 6 февралендә «Батыр» спорткомплексы һәм «Дулкын» йөзү бассейны базаларында,  Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә 116 укучы катнашты. Фестивальдә катнашучылар түбәндәге сынауны үтәделәр: йөзү, йөгерү, отжимание,тартылу, чаңгы, урыннан сикерү,  наклон.

Кружковцы "Күңелле балачак" ознакомились с творчеством писателя. Также была организована книжная выставка "Серле каләм илһам бирә".

5нче февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Җыен гармунчылар ансамбле, "Агыйдел" фольклор ансамбле һәм башкалар үзешчәннәр катнашында концерт программасы белән башланып китте. Җыенда докладлар белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И. Ф., район башлыгы урынбасары Фатхуллина А. Г., Теләче авыл җирлеге башлыгы Мараков И. Р. һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Эш барышында катнашучыларны 2018нче елда районның җитештерү-икътисадый күрсәткечләре, 2019нчы елга өстенлекле үсеш юнәлешләре белән таныштырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Мараков И. Р. халыкка һәм район җитәкчелегенә җирлекнең социаль инфраструктурасын яхшырту өлкәсендә башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Мәктәпкәчә белем бирү проблемалары белән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габделхакова Г. В. чыгыш ясады.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә һәм аны үткәрүгә әзерлек эшләре уңаеннан,  Баландыш авыл  китапханәчесе авыл халкының йортлары буйлап йөреп, авыл тарихын фоторәсемнәрдә барлап, авыл өлкәннәренең ,тыл ветераннарының истәлекләре, авыл тарихы, аерым вакыйгалар, фактлар белән танышты.  Өлкәннәребез  үзләренең хатирәләре белән бик теләп уртаклаштылар.

5 нче февраль көнне Теләче авылы мәдәният йортында Теләче авыл җирлегенең   җыелышы булып үтте.  Җыелышта  Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов, Теләче муниципаль районы башлыгы  урынбасары А.Г.Фәтхуллин һәм оешма  җитәкчеләре катнашты. Җыелышта Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Назипов  мәктәпнең узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм алда торган максатлар,  бурычлар белән таныштырды.

Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International