Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Уңган куллар” түгәрәге нәтиҗәле эшләвен дәвам итә.Бу көннәрдә укучылар Әфган сугышы ветераннары белән очрашуга әзерләнәләр, бүләкләр ясыйлар.
Бу җыенда районыбыз җитәкчесе Зарипов И.Ф. һәм башка оешма җитәкчеләре катнашты. Ел саен уздырыла торган җыенда узып киткән 2018 ел эшчәнлегенә анализ ясалып, киләчәккә планнар билгеләнде.
Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Теләче авыл җирлеге башлыгы Мараков И.Р. халык каршында 2018 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2018 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф.авыл җирлегендә яшәүче халыка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты. Җыелышта 3нче балалар бакчасы мөдире Габдулхкова Г.В. чыгыш ясады.
Конкурсның экспертлары мәгариф бүлеге белгечләре һәм методистлары- Геласимова А.П., Шакирова Г.Н. ,Хаҗипова С. Н. булдылар.
Визит карточкасы һәм мастер-класс кысаларында, конкурста катнашучылар тарафыннан психологик-педагогик практиканы тормышка ашыру, һөнәри эшчәнлек кысаларында белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең инновацион технологияләрен куллану буенча педагогик тәҗрибә күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Зиннатова Г. Р., Теләченең 2 нче балалар бакчасы педагог - психологы, 2 урынны Хабирова Ф. Ф. , Теләченең 1 нче балалар бакчасы педагог-психологы алды.
Җиңүчеләргә мәгариф бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Аларга 2019 елның 20 февралендә узачак конкурсның зона этабында катнашырга туры киләчәк. Безнең конкурсантларга уңышлар телик!
Балалар француз әкиятчесенең иҗаты белән таныштылар. Балалар язучының «Гризельд» әкияте, көтүче кыз турында, ә аның могҗизалы тылсымлы тарихларының беренче җыентыгы «каз бәбкәсе әкиятләре» булуын белделәр. Бу китапка сигез әкият керде. Кызыклы һәм танып-белү сәяхәте " Золушка» әкиятен кычкырып уку белән тәмамланды.
Театр елы кысаларында Казаклар авыл китапханәсендә "Могҗизалар дөньясы ул – театр” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Барлык теләүчеләрне күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән танышырга чакырабыз. Күргәзмә 2019 ел буе күрсәтеләчәк.
6 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының “ЧТО? ,ГДЕ? КОГДА? ” Интеллектуаль олимпиадасы региональ этабы үтте. Интеллектуаль олимпиаданың региональ этабында Теләче урта мәктәбенең җыелма командасы көч сынашты. Директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова һәм тарих укытучысы Т. Р. Шакуров җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш ясады һәм призёр булды, Теләче урта мәктәбе командасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
1 февраль көнне чираттагы җыелыш Айдар авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы, җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган җанлы әңгәмә узды. Китапханәче Алсу Фаляхова бүгенге көнгә кадәр җыелган материаллар белән таныштырды һәм авыл халкыннан яңа мәгълүматлар көтүен билгеләп үтте.
Күкчә авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды. Балалар белән берлектә инша язылды һәм районга җибәрелде.