Тренер-укытучы Кыямов А.Ә. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы командасы составында безнең районнан да 3 спортчы әлеге ярышларда катнашты.
Зәйнетдинов Ришат (Тиләҗе авылы) юниорлар арасында 1 урын, ир-егетлэр арасында 3 урынга лаек булды. Әлеге уңышлары белән ул май аенда Грециядә узачак Европа Чемпионатында һәм сентябрь аенда узачак Дөнья Чемпионатында катшашу хокукын алды.
Имамиев Илфат (Иске Җөри ) – 4 урында, Габдуллин Инсаф (Шәтке)– 6 урыннарны яуладылар. Әлеге спортчыларга һәм тренер-укытучылары Кыямов А.Ә. алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз!
Чара барышында балалар бик күп кызыклы кышкы уеннарны искә төшерделәр, яңа кызыклы эстафеталарда, конкурсларда уйнадылар.
Без башлангыч сыйныф укучылары белән Шармыш авыл мәктәбендә чара үткәрдек. Безнең чара «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дигән презентация белән башланып китте.
Аннары без Анатолий Митяевның " фронттан хат» китабы белән таныштык. Соңыннан әңгәмә-диалог булды, анда балалар үзләренең Бөек Ватан сугышы тарихы белән уртаклаштылар.
Китапханәгә килүчеләр зур кызыксыну белән күргәзмәдә тәкъдим ителгән төрле буын шагыйрьләренең һәм язучыларының авыр елларга багышланган, илебез һәм халкыбыз өлешенә яуган шигырьләр китабын, хикәяләрен һәм повестьларын карадылар.
Күргәзмәдә укучылар игътибарына әлеге үзенчәлекле дөнья турында бик күп кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин булган әдәбият тәкъдим ителде.
Безнең очрашу вакытында без Астаховның В. Г. «Клады на болотах" китабы белән таныштык.
31 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Ул - туган як җырчыбыз" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатында туган якка багышланган шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланды.
Алар П.Бажов әкиятләрен укыдылар. Үзләренә ошаган әкияткә иллюстрация ясадылар.
2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды һәм китапларны кычкырып укулар үткәрде. Ул балаларга сугыш елларының авырлыгы, бу акциянең әһәмияте, партизан балалар турында сөйләде, аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китаплар, герой пионерлар турындагы альбом белән таныштырды. Кычкырып укулардан соң укучылар китаплар турында фикер алыштылар.
31 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә терроризмга каршы тору буенча "Терроризм- чикләр белми" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар өчен күргәзмә янында күзәтү үткәрелде, террорчылык актлары чагылдырылган мәгълүмат һәм әдәби әсәрләр белән таныштырылды.