ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Күкчә авылы китапханәсе «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» акциясендә катнашты. Китапханәче "Батырлар даны мәңгелек" - дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар партизаннар, подпольщиклар, разведчиклар, партизаннар хәрәкәте турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмәдә укучыларга Б. Лавреневның «Вихр Разведчик», Ю. Корольковның "Партизан Леня Голиков», Г. Набатовның «Зина Портнов» хикәяләреннән өзекләр укылды. Бу чарага шулай ук «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» - дигән темага китап күргәзмәсе дә әзерләнде.

Быел да китапханәче Хуҗиәхмәтова Зәнфирә “Фатих  Хөсни музеенда кунакта” дигән  исем белән авыл яшьләре катнашын да музейга экскурция оештырды. Яшьләр язучының тормыш юлын, иҗатын барладылар,  музейда язучының экспонатлары белән таныштылар.  Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә белән дә кызыксындылар.

Бу акция өчен Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова истәлекләре буенча язылган Шамил Рәкыйповның "Кызлар-йолдызлар"әсәре сайланды . Балаларга бу дулкынландыргыч хикәя бик ошады, ул Ватаныбызга тирән мәхәббәт һәм патриотизмга өйрәтә.

Ул совет развечиклары һәм партизаннарының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары һәм СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Партизану Отечественной войны» медале оешу көненә багышлап үткәрелде (1943 ел, 2 февраль). Шул уңайдан, “Война знакома нам по книгам” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә күзәтү кычкырып укулар белән үрелеп барды.  Соңыннан укучылар китаплар турында фикер алыштылар.

Безнең Урта Мишә авылыннан әфган сугышында 2 кеше катнашты. Әфганстандагы сугыш ун елга якын дәвам итә (1979-1989 еллар). Ул Бөек Ватан сугышының дәвамлылыгы һәм зур масштаблы локаль каршылыкка әверелде. Әфганстанда 620 меңнән артык хәрби хезмәт узды. 15 меңнән артык солдат һәм офицер һәлак булган. 92 кешегә Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. 2019 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, «Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы яшүсмерләрен «Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел» республика конкурсында катнашырга чакыра. Урта Мишә авылының 7 нче класс укучысы Сафиуллин Ильмирның эше конкурсның район этабына  җибәрелде.

Китапханәдә  «Сугыш турында китап укы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Барлык теләүчеләр китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда китапханә фондыннан разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар тәкъдим ителде. «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары», «Партизан сукмаклары», М. Җәлил "Моабит дәфтәрләре" китапларыннан өзекләр укылды.  Һәр укылыштан соң фикер алышу үткәрелде. Балаларга «Бөек Ватан сугышы башлану һәм партизаннар»  турында презентация тәкъдим ителде.

1 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизм – гасыр афәте” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә алып барылды. “Экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре,  диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Шуңа күрә дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”. Әңгәмә барышында, бездә экстремизмга урын юк, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез, дуслык-татулык – иң зур байлык” -дигән нәтиҗә ясалды.

1  нче  февраль көнне  Түбән  Кама шәһәрендә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының  йомгаклау туры үтте.   Республика конкурсында Теләче урта мәктәбенең  8 в сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина  җитәкчелегендә мәктәп командасы бик яхшы чыгыш  ясады һәм призёр булды,  Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.   Котлыйбыз!

31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе базасында”Иң шәп әйдаман” конкурсы үтте. Бәйгедә, 14 мәктәптән,  иң актив, иң яхшы укучылар катнашты. Шулар арасында Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Шарипов Д. үзенең иҗади сәләте, оештыру осталыгы белән аерылып торды һәм районыбызның иң яхшы әйдаманы исеменә лаек булды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.        

В период подготовки к весенне—полевым работам очень важно полноценное финансовое обеспечение всего комплекса сельскохозяйственных работ. Для сельхозорганизаций, не обладающих достаточным количеством собственных оборотных средств, предусмотрена возможность привлечения заемных средств на сезонно—полевые работы по льготной ставке, которая составляет не более 5%.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International